ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Торак шартларын яхшырту өчен

Башкортстанда 212 гаилә 371 млн. сумлык торак сертификатларына ия булды. Сертификатлар “Авыл территорияләренең комплекслы үсеше” республика программасы чикләрендә муниципалитетларда тапшырылды.

Башкортстанда 212 гаилә 371 млн. сумлык торак сертификатларына ия булды. Сертификатлар “Авыл территорияләренең комплекслы үсеше” республика программасы чикләрендә муниципалитетларда тапшырылды.
Безнең районда мондый сертификатлар үткән атнада дүрт гаилә әгъзаларына бирелде. Бу документ нигезендә алар район җирлегендә торак сатып ала яки төзи алалар. Бу программа гражданнарга торак шартларын яхшыртырга ярдәм итүгә юнәлтелә. Аны тормышка ашыру районны авыл хуҗалыгы, сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, физкультура һәм спорт өлкәсендә хезмәт салучы белгечләр һәм югары категорияле хезмәткәрләр белән тәэмин итәргә ярдәмләшеп кенә калмый, ул авыл җирлегендә тормыш итүгә уңай караш та тәрбияли.
Ил буенча игълан ителгән үзизоляция режимына бәйле, торак сертификатлары һәр гаиләгә аерым тапшырылды.
Мәгълумат һәм фото чыганагы: муниципаль район хакимияте сайты.
Читайте нас: