ИГЕНЧЕ
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Заман афәтенә каршы – бергәләп

Наркотикларга каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы үтте

Муниципаль район хакимияте каршында эшләп килүче наркотикларга һәм аларның законсыз таратылуына каршы көрәш буенча комиссиянең чираттагы утырышы үтте. Аны комиссия рәисе – муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев ачты һәм алып барды. Иң тәүдә агымдагы елның гыйнвар июнь айларында наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш барышы турында район эчке эшләр бүлеге нчальнигы, полиция полковнигы Нияз Ринат улы Казаев мәгълүматлар җиткерде. Аның чыгышы буенча фикер алы шулардан соң ел дәвамында арта бан да наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәшне дәвам итәргә, бу җәһәттән административ чараларны көчәйтергә, бигрәктә балиг булмаган үсмерләр, яшьләр арасында психоактив матдәләр куллану һәм аларның таратылуын искәртү, спорт чараларын оештырып үткәрү, авыр тормыш хәлендә калган, профилактик исәптә тотылган балиг булмаган үсмерләрне социаль әһәмиятле чараларга – волонтерлык хәрәкәтенә, күмәк мәдәни һәм спорт чараларына җәлеп итү, халыкны наркотиклы матдәләр куллануның медицина һәм хокукый яклардан тискәре йогынтысы белән даими таныштырып тору, мәгариф учреждениеләрдә балалар һәм ата аналар арасында аңлату эшләре алып бару, күрелгән чаралар турында киңкүләм мәгълүмат чараларында даими яктыртып тору мөһимлеге турында тәкъдимнәр кабул ителде. “Үлем белән сәүдә итүчеләр ту рында фашлап хәбәр ит” һәм башка оператив профилактика операцияләре, “Мәк” операциясенең тәүге этабы йомгаклары белән җыелучыларны район эчке эшләр бүлегенең җинаятьчеләрне эзәрлекләү (уголовный розыск) бүлекчәсе начальнигы, полиция капитаны Илнур Айрат улы Хәйруллин таныштырды. Аның чыгышыннан соң да районда законсыз рәвештә наркотиклы һәм психотроплы матдәләр кулланучылар һәм аларны таратучыларны, шулай ук кыргый киндераш (конопля), мәк һәм башка үсентеләрне ачыклап юк итү, башка оператив искәртү чараларын артабан да көчәйтеп дәвам итү мөһимлеген тәкъдим иттеләр. Район үзәк дәваханәсенең баш табибы Алина Фаил кызы Латыйпова наркология кабинеты эшчәнлеге, алкогольле һәм психотроплы матдәләрне кулланып агуланган кешеләрне дәвалау, башкача мондый хәлләрнең кабатлануына юл куймау максатында җәелдерелгән эшчәнлек йомгаклары белән таныштырды. Аның чыгышы соңында да халык арасында сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга юнәлтелгән тәкъдимнәр каралды һәм кабул ителде. Муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова балиг булмаган үсмерләр белән эшләү комиссиясендә, мәктәпләрдә һәм мәгариф учреждениеләрендә исәптә торган үсмерләр һәм әти әниләре белән аларны җәйге чорда социаль файдалы шөгыльлләргә җәлеп итү мәсьәләләре турында мәгълүмат җиткерде. Бу очракта да “хәвеф төркеме”нә кергән балалар һәм үсмерләрне игътибар үзәгендә тотуга юнәлтелгән чаралар үткәрү мөһимлеге турында тәкъдимнәр бертавыштан хупланды. Йомгаклау чыгышында муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев күтәрелгән мәсьәләләрнең актуальлегенә һәм мөһимлегенә аеруча басым ясады, районыбызда наркотикларга каршы көрәшне йомшартмаска һәм заман афәтенең таралуына бергәләшеп каршы торырга чакырды.
Читайте нас: