ИГЕНЧЕ
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Таләпләр төгәл үтәлергә тиеш

Муниципаль район хакимиятенең дәүләт телләре турындагы закон таләпләре үтәлешенә күзәтчелек итүче терминология комиссиясе рейды

Башкортстан Республикасындагы дәүләт телләре турында закон кабул ителгәннән соң аның үтәлешенә күзәтчелек итү буенча муниципаль район хакимияте карамагында махсус комиссия булдырылып, ул ике дистә елдан артык районыбызда күпкырлы эшчәнлек алып бара. Күптән түгел терминология комиссиясе әгъзалары – Чакмагыш мәгълумат үзеге директоры Фәнис Фидан улы Әмирханов белән мәгариф бүлегенең телләр буенча методисты Хәлидә Фиргать кызы Вәлиева һәм муниципаль район хакимиятенең икътисад һәм сәүдә бүлегенең әйдәүче икътисадчысы Лилия Адик кызы Бүләковадан торган эшче төркем район үзәгендәге берничә сәүдә ноктасында әлеге закон таләпләре үтәлешен тикшерү белән рейдта булды. Иң беренче булып Октябрь урамындагы объектларга игътибар юнәлтелде. Төзелеш һәм хуҗалык көнкүреш товарлары белән сәүдә итүче “Мастак” кибетендә сатып алучыларга мәгълүматлар стенды закон таләп иткәнчә башкорт һәм рустелләрендә башкарылган, эш сәгатьләре турындагы мәгълүматларны беркадәр тәртипкә китерәсе бар әле. Биредә законталәпләрен ничек төгәл үтәргә күрсәтмә ярдәмлек кәгазе калдырып, кайда нинди ярдәм алу мөмкинлекләре аңлатылды, ачыкланган җитешсезлекләрне тиз арада бетерү мөһимлеге искәртелде. “Фонтанчик” кибете буенча комиссия әгъзаларында бер искәрмә дә булмады. Шулай ук “Заря” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив колхозының “Таң” кибете дә барлык таләпләргә төгәл җавап бирә. Парк урамындагы “Мир ковров” магазины буенча да искәр мәләр юк. Элекке район кулланучылар җәмгыяте базасы ихатасында “Яшелчә һәм җиләк җимешләр” кибетендә дә комиссия әгъзалары җитди кимчелекләр тапмады. Аерым искәрмәләр һәм алардан арыну буенча киңәш тәкъдимнәр җиткерелгәннән соң күршедәге “Сизара” кибетендә булдылар. Биредә дә барлык таләпләр төгәл үтәлгән, сатып алучылар ике дәүләт телендә дә язылган мәгьлүматлардан файдалана ала. Гомумән алганда бу көнне рейд барышында күзгә бәрелеп торган зур кимчелекләр ачыкланмады. Шулай да барлык оешма учреждениеләр, предприятиеләр, хуҗалыклар җитәкчеләре үзләренең кул астындагы һәммә объектта закон үтәлешен күздән ычкындырмасын, үз вакытында тиешле чаралар күрсен иде. Бу җәһәттән мәгариф бүлегендә һәм редакциядә тулы ярдәм күрсәтелә. “Башкортстан Республикасында дәүләт телләре турында”гы 1999 елның 15 февралендә 216 з саны белән кабул ителгән әлеге закон ике дистә елдан артык эшли һәм аның таләпләре үтәлеше һәркайсыбыз өчен мәҗбүри икәнлеген онытып җибәрмик.
Читайте нас: