ИГЕНЧЕ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Оператив штаб утырышы үтте

Муниципаль район хакимиятендә районыбызда коронавирус инфекциясе таралуны профилактикалау буенча оператив штабның чираттагы утырышы үтте.

Муниципаль район хакимиятендә районыбызда коронавирус инфекциясе таралуны профилактикалау буенча оператив штабның чираттагы утырышы үтте. Аны әлеге штаб начальнигы – муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев ачты һәм алып барды. Иң тәүдә районыбызда яңа коронавирус инфекциясе таралуга бәйле агымдагы хәлләр, килеп туган проблемалар һәм аларны хәл итү юллары турында үзәк район дәваханәсе баш табибы Алина Фаил кызы Латыйпованың җентекле чыгышы тыңланды. Ул бу чирне ачыклау һәм дәвалау ысуллары турында сөйләде, халык арасындааңлату эшләре алып бару, дәвалау учреждениеләрендә җәелдерелгән эшчәнлек белән таныштырды, әлегә хәлләр тотрыклы саклануы турында белдерде һәм чир көчәюе очрагына (ә ул була күрмәсен берүк!) каршы торырга тулысынча әзер булулары турында җиткерде, аерым киңәшләр бирде. Чир таралуны кисәтү максатында хезмәт коллективларына чыгып анализлар алынган, аның йомгаклары яхшы, дип канәгатьлек белән белдерде ул. Җәмәгать урыннарында битлек киеп йөрү һәм социаль дистанция тоту турында муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социальмәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова чыгыш ясады. Райондашларыбызны замана әфәтеннән курчалауның иң эффектлы ысулы – әлеге режимны төгәл үтәү, дип белдерде ул һәм бу җәһәттән вазыйфа биләүчеләрне берләштергән комиссия әгъзалары белән рейдлар артабан да дәвам иттереләчәгенә басым ясады. Алда торган Корбан бәйрәмендә саклык чаралары күрү мөһимлеген шулай ук район имамы Фаяз хәзрәт Котлыев, район ветеринария станциясе белгече Тәслимә Рәис кызы Халикова һәм хакимият башлыгы урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, Чакмагыш авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы урынбасары Илгиз Ирек улы Сәлахов күтәреп чыктылар һәм бердәм карар белән әлеге бәйрәм чараларын халыкның күпләп туплануына юл куймыйча үткәрү мөһимлеген күтәреп чыктылар. Сәүдә учреждениеләрендә битлек кию режимы үтәлеше һәм халыкны чир йоктырудан саклау җәһәтендә күрелгән чаралар белән “Арзан” кибете администраторы Эльвира Рафаэль кызы Миңнегуҗина, шәхси эшкуар Р.Р.Латыйповның сәүдә йортының баш бухгалтеры Люция Рабис кызы Гайнуллина, “Гамма” сәүдә йорты җитәкчесе Рәмилә Шәйдулла кызы Гәрәева, икътисад һәм сәүдә бүлегенең баш белгече Рима Рим кызы Рәхимова, хакимият башлыгының эшкуарлык мәсьәләләре буенча урынбасары Азат Эрнс улы Саньяров таныштырды. Каралган барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде. Коронавирус инфекциясе таралу хәвефенә каршы көрәшне активлаштырып, райондашларыбызның сәламәтлеген һәм гомерләрен саклап калу хакына бердәм эшчәнлек юллары билгеләнде.
Читайте нас: