ИГЕНЧЕ
+29 °С
Ачык
Барлык яңалыклар

Проектны республика җитәкчесе дә хуплады

Муниципаль район хакимиятендә пәнҗешәмбе көннәрендә үтә торган “Эшкуарлык сәгате” үткән атнада гадәти булмаган шартларда барды. Бу көнне республикабыз башкаласы белән бәйләнеш урнаштырылып, “Инвестицияләр сәгате” форматындагы онлайн-киңәшмәне Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров алып барды. Чарада республика күләмендәге авыл хуҗалыгы тармагына кагылышлы өч яңа проект тәкъдим ителде.

Муниципаль район хакимиятендә пәнҗешәмбе көннәрендә үтә торган “Эшкуарлык сәгате” үткән атнада гадәти булмаган шартларда барды. Бу көнне республикабыз башкаласы белән бәйләнеш урнаштырылып, “Инвестицияләр сәгате” форматындагы онлайн-киңәшмәне Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров алып барды. Чарада республика күләмендәге авыл хуҗалыгы тармагына кагылышлы өч яңа проект тәкъдим ителде. Киңәшмәдә муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, аның авыл хуҗалыгы буенча урынбасары – авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Илгиз Фаил улы Ихсанов, икътисад буенча урынбасары – финанс идарәлеге начальнигы Дамир Фәнил улы Низамов, эшкуарлыкны үстерү буенча урынбасары Азат Эрнст улы Санъяров һәм республика җитәкчелеге игътибарына сөт җитештерү буенча заманча комплекс төзү инвестиция проектын тәкъдим итүче “Октябрь” авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе Альбирт Фидай улы Мусин катнашты. Ул республика җитәкчелеген һәм киңәшмәдә катнашучыларны кооперативның 2020-2023 еллардагы үсеш концепциясе белән таныштырды. Альбирт Фидай улы тәкъдим иткән программа безнең Чакагыш райондагы «Октябрь» хуҗалыгында сыер маллары көтүен ике тапкырга арттырып, 1200 башка җиткерүне һәм елына 8 меңнән артык тонна сөт җитештерергә сәләтле заманча комплекс төзүне күзаллый. Аның мәйданында сыер маллары һәм бозаулар өчен торлаклар, мал азыгын саклау өчен биналар, катнашазык заводы, саву залы төзү һәм аларның эшчәнлеге өчен таләп ителгән инфраструктура булдыру планлаштырыла. Инвестпроект өч этапта 2023 елга кадәр тормышка ашырылачак. Аның гомум бәясе 500 млн. сум тәшкил итә. Проектны гамәлгә ашыру максатында җиһазларның һәм техниканың бер өлеше алынган, проект-эзләнү эшләре һәм җир участогын бүлү буенча эш башланган. «Әлеге вакытта хуҗалыкта өч товарлыклы-сөтчелек фермасы бар. Алар авыл территориясендә, хәтта авылның эчендә үк урнашкан. Шуңа да бездә байтак еллар элек үк сөтчелек комплексын төзү буенча проектка кушылу максаты бар иде», – диде Альбирт Фидай улы. Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы проектның район өчен әһәмиятен билгеләде һәм комплекска илтүче 3 километр озынлыгындагы юлны төзекләндерүгә муниципалитет ярдәм итәчәге турында әйтте. Проект буенча фикер алышулар барышында төбәк Башлыгы Радий Хәбиров районда гамәлгә ашырылучы өстенлекле инвестиция проектына ярдәм итү максатында салым преференцияләре белән бергә яңа комплексны җиһазлауга, шулай ук токымлы сыер малларын сатып алуга тотыныласы чыгымнарның бер өлешен компенсацияләү турындагы тәкъдимне хуплады. Республика һәм район җитәкчелеге ярдәме белән озакламый төбәкнең алдынгы аграр районнарының берсе булган безнең җирлектә янә бер заманча авыл хуҗалыгы объекты файдалануга тапшырылачак, дип ныклы ышаныч белән әйтергә була.
Читайте нас: