ИГЕНЧЕ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Афәтле чиргә бездә урын юк

Районыбызда коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча оператив штабның чираттагы утырышы үтте

Муниципаль район хакимиятендә коронавирус инфекциясе таралуны искәртү буенча оператив штабның чираттагы утырышын хакимият башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова ачты һәм алып барды. Иң тәүдә бу җәһәттән агымдагы хәлләр турында район үзәк дәваханәсенең баш табибы Алина Фаил кызы Латыйпова тәфсилле мәгълуматлар бирде. Аның чыгышыннан күренүенчә, коронавирус инфекциясен йөртүчеләрне һәм пневмококк инфекциясе белән зарарланучыларны ачыклау элек-кечә үтә олы җаваплылык һәм тупланганлык белән дәвам итә. Пневмония белән чирләүче райондашларыбыз Иске Калмаштагы ковид-госпиталь шартларында тулы кыйммәтле дәваланыла һәм савыгып чыга. Иң мөһиме – соңгы чорда коронавирус чире йоктыручылар күзәтелми. Бу исә безгә тынычланырга кирәк, дигәнне аңлатмый, ә барлык саклык чараларын төгәл үтәргә, иммунитетны какшатуга юл куймаска, вируслы инфекция билгеләрен тойган очракларда үз белдегең белән дәваланмыйча, табибларга мөрәҗәгать итеп, квалификацияле ярдәм алырга кирәклеген искәртә. Табиблар да, урта медицина персоналы да бу җәһәттән һәрчак ярдәмгә әзер, диде ул. Җәмәгать урыннарында битлек киеп йөрү режимын тоту һәм социаль дистанция саклау турында район эчке эшләр бүлеге начальнигы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Мәхмүт улы Садыйков хисап тотты. Яңа коронавирус инфекциясе таралу чорында мәгариф учреждениеләре эшчәнлеге, аларны яңа уку елына әзерләү барышы турында муниципаль район хакимиятенең мәгариф бүлеге начальнигы Мәнзүрә Җәүдәт кызы Нәбиева һәм ДОСААФ мәктәбенең баш бухгалтеры Зирина Флүс кызы Хәмидуллина сөйләп үттеләр. Яңа уку елы традицион рәвештә башланачак, әмма укытуны бөтен саклану чараларын күреп, моңача күрелмәгәнчә оештыру мөһим булачак. Иң мөһиме – үсеп килүче яшь буын вәкилләрен заман афәтеннән тулысынча чикләүгә ирешү, бу исә эшчәнлектә моңача күрелмәгән яңа алымнардан файдалануга этәрәчәк. Мәгариф хезмәткәрләре яңа шартларда эшләргә дә тулысынча әзер, диелде. Тикшерелгән мәсьәләләр буенча башкарыласы чаралар планы кабул ителде. Афәтле чир таралуга юл куймас өчен артабан да бөтен тырышлык салыначагы бәхәссез.

Читайте нас: