ИГЕНЧЕ
+17 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар

Хәвефсез шартларда сыйфатлы белем бирергә

Мәгариф учреждениеләренең яңа уку елына әзерлегенә йомгак ясалды

Муниципаль район хакимиятендә яңа 2020-2021 уку елына мәгариф учреждениеләренең әзерлеген тикшерү буенча ведомствоара комиссиянең киңәшмәсендә аларның хәвефсез шартларда үсеп килүче яшь буынга төпле сыйфатлы белем һәм тәрбия бирүгә әзерлеге йомгаклары каралды. Аны муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев ачты һәм алып барды. Иң тәүдә мәктәпләр һәм балалар бакчалары, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә рейдлар барышы, аларда ачыкланган җитешсезлекләр һәм эшләп бетермәүләр, алардан арыну җәһәтендә күрелүче чаралар белән муниципаль район хакимиятенең мәгариф бүлеге начальнигы Мәнзүрә Җәүдәт кызы Нәбиева таныштырды. Артабан мәгариф учреждениеләренең янгынга каршы көрәш нормативларына туры килүкилмәве турында БР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Дүртөйле шәһәрендәге районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик чаралар бүлегенең өлкән дознавателе, эчке хезмәт капитаны Марат Салават улы Фәттахов чыгыш ясады. Әлеге учреждениеләрдә янгын хәвефен искәртү буенча автоматик сигнал бирү җайланмаларының өзлексез эшләве турында муниципаль район хакимиятенең гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләргә каршы көрәш бүлеге белгече Алик Борис улы Халиков мәгълүматлар җиткерде. Артабан үз зоналарында үткәрелгән тикшерү йомгаклары белән зональ комиссияләр җитәкчеләре – муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, мәгариф бүлеге начальнигы Мәнзүрә Җәүдәт кызы Нәбиева, муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасарлары Светлана Фларис кызы Шакирова, Дамир Фәнил улы Низамов һәм Илгиз Фаил улы Ихсанов уртаклашты. Чара ахырында тикшерүләр барышында ачыкланган җитешсезƒ лекләрдән арыну вакытлары һәм бу җәһәттән башкарыласы эшчәнлек планнары кабул ителде.
Читайте нас: