ИГЕНЧЕ
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Иңнәренә ил хәстәрен йөкләп

Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев 50 яшьлек алтын юбилеен билгеләде

Районыбызны республикада икътисадның барлык тармакларында да диярлек иң алдынгы төбәк итүгә өлеш керткән булдыклы, талантлы җитәкчеләр арасында муниципаль район хакимияте башлыгы, Башкортстан Республикасының атказанган сәүдә хезмәткәре Реканс Фәнил улы Ямалеев та бар. Чагыштырмача кыска вакыт эчендә фидакарь эшчәнлеге белән ул үзен алдан күрә белүчән, заман сулышын тоючы, халык белән уртак тел табып эшли белүче җитәкче итеп күрсәтте. 1970 елда район үзәгендә сәүдә предприятиесен җитәкләгән Фәнил Әхмәтсолтан улы белән икътисадчы Рида Талбетдин кызының тату гаиләсендә икенче ул булып дөньяга килә ул. Кечкенәдән йорт хуҗалыгында кул арасына кереп, әти-әнисенә ихлас ярдәмләшеп, мәктәптә яхшы өлгереш белән аерылып үсә. Беренче урта мәктәпне тәмамлагач, ул әтисе юлыннан китеп, Чакмагыш кооператив техникумында белем ала һәм район кулланучылар җәмгыятендә товаровод буларак хезмәт юлын башлап җибәрә. Унсигезе тулгач, ил алдындагы изге бурычын чик сакчысы булып үтәп кайта. Армия хезмәте табигатьтән салынган тәвәккәллек, төрле эшләргә кыю тотыну һәм мотлак җиренә җиткереп үтәүгә ирешү кебек сыйфатларын тагын да ныгыта, ихтыяр көче өсти. Демобилизацияләнеп кайткач, ул район кулланучылар җәмгыятендә эшчәнлеген дәвам итә: тәүдә Яңа Балтач сәүдә предприятиесен җитәкли, артабан район үзәгендә азык-төлек һәм универсаль магазиннар директоры була. Мәскәү кулланучылар кооперациясе университеты дипломына ия булган яшь, перспективалы җитәкчене район кулланучылар җәмгыяте идарәсе рәисе урынбасары итеп үрләтәләр һәм киләсе елында Мәләвез районының кулланучылар җәмгыяте рәисе итеп сайлап куялар. Булдыклы, инициативалы җитәкче һәр вазыйфада үзен заман сулышын тоеп эшли белүче итеп күрсәтеп абруй-ихтирам яулый. Югаргы җитәкчеләр дә, тәвәккәл, киң эрудицияле, тирән белемле булуын исәпкә алып, аңа җаваплылыкның зуррагын ышанып тапшыра: 2002 елдан ул дәүләт хезмәтенә күчерелә. Дистә елдан артык муниципаль район хакимияте башлыгының икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары була, икътисад һәм сәүдә бүлеген җитәкли. Шушы еллар эчендә ул республикада иң алдынгы позициядә торган районыбызның икътисадын үстерүгә зур өлеш кертә, бердәм команда составында эффектлы идарә итү ысулларын үзләштерә. Читтән торып дәүләт хезмәте һәм идарәлек академиясендә белемен камилләштерә төшә. Яшь, булдыклы җитәкчене тагын да югарырак постка – Башкортстан Республикасы Башлыгының Муниципаль берләшмәләр белән үзара хезмәттәшлек итү идарәлегенең җирле үзидарә органнары белән эшләү бүлегенә баш киңәшче вазыйфасына тәгаенләүләре дә аның күпкырлы осталыгын күрә-бәһалый белүләре нәтиҗәсе. Хезмәт биографиясенең бу баскычы да аңа җитәкче осталыгы, бай тәҗрибә өсти. Өч ел элек – 2017 елның язында йөкнең тагын да зуррагы йөкләтелде: ул бертавыштан муниципаль район хакимияте башлыгы булып сайланды. Дистәләгән еллар дәвамында иң көчле үсешкән авыл хуҗалыгына ия районыбыз җитәкчесе камытын киюне өстенлекле вазыйфага ирешү түгел, ә республика җитәкчелегенең, туган районы халкының яңа сынау билгеләве итеп кабул итте Реканс Фәнил улы. Хуҗалыклар, предприятиеоешмалар җитәкчеләре – берсе дә сыната түгелләрдән, барысы да үзләренә йөкләтелгән бурычларны тайпылышсыз башкара торганнардан. Тәүге мәлләрдә үк районыбызны артабан да үстерү, авыллар йөзен яңарту, эш һәм тормыш-көнкүреш шартларын яхшыртуга юнәлеш алынды. Урыннарга чыгып, халык белән аралашу, аларны борчыган мәсьәләләрне барлау, хезмәт коллективларында булу, үтенеч белән килүчеләрне күмәкләп тә, шәхсән дә кабул итү нәтиҗәләре анализланылып, якын киләчәктә игътибар итәсе юнәлешләр билгеләнелде һәм аларны тормышка ашыру юллары аныкланды. Артабан да үсеш өчен, әлбәттә, төзү-төзекләндерү эшләрен киңрәк җәелдерү таләп ителде. Тәү чиратта иң четерекле мәсьәләгә – авылларда юлларны төзекләндерүгә игътибар бүленде. Төзелеш өчен мөһим табигый байлыклар яткылыклары бездә күп түгел, шулай да алардан сакчыл файдалану нәтиҗәсендә электән килгән гадәт буенча ел саен дистәләгән авылларда юллар тәртипкә китерелде, федераль һәм республика программаларына өс- тәп, муниципаль район бюджетыннан да бу юнәлешкә шактый чыгымнар юнәлтелде. Асфальт һәм комташ өслекле юллар арта барган саен кешеләрнең дә кәефе, эшкә дәрте күтәрелә баруы бәхәссез. Соңгы өч ел эчендә генә берничә авылда һәм район үзәгендә асфальт юллар арта төште, элегрәк кул җитмәгән урыннарда юллар күтәртелеп, берничә катлам түшәлде. Райондашларыбызны иң нык борчыган икенче мәсьәлә – су белән тәэмин итүгә дә зур игътибар йомшармый. Район үзәгендә куәтле суалгыч төзелеп, хәзер берничә ел дәвамында суүткәргеч линияләр яңартыла. Бу эш шулай ук башка авылларда да тулы куәт белән башкарыла: суалгыч башнялар яңартыла, яңа үткәргеч линияләр сузыла. Күп йортларга су кергән, канализция үткәрелгән хәзер – тормыш-көнкүреш шартлары төпкелдәге саналган авылларда да шәһәрдәгегә якынлашып бетте, диярлек. Урамнарны караңгы мәлдә яктырту системасын яңарту да уңышлы дәвам иттерелә, күп авылларда электр линияләре яңара. Чакмагышлыларны дистәләрчә еллар борчыган һәм чишелешен күптән көткән тагын бер мөһим мәсьәлә – район үзәгендә поликлиника төзү дә урынынан кузгалды: быел яз тәүге казыклар кагылган төзелештә бүген инженерлык коммуникацияләре салынып, нигез монтажлау тәмамланды, өч катлы бина стеналары көннән-көн биегәя бара. Параллель рәвештә көньяк-көнбатыш юнәлештә яңа төзелеш бистәсендә ике катлы башлангыч мәктәп бинасы нигезләре монтажланып бетеп килә дә инде. Узган ел Юмаш авылында сафка кертелгән 95 урынлы балалар бакчасы да республика авылларында тиң булмаган төзелеш объекты булып теркәлде. Бер үк вакытта хуҗалыкларда, оешма-учреждениеләрдә күләмле объектлар сафка кертелә, һәр ел дистәләрчә гаиләләр яңа йорт туйлый. Район үзәгендә, Иске Калмаш һәм Имәнлекул авылларында дәүләт программалары ярдәмендә тормышка ашырылган төзү-төзекләндерү эшләрендә дә хакимият – башлыгының шәхсән өлешен бәһалап бетергесез. Узган ел районыбызга эш сәфәре барышында Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбировның район үзәге бистәсендә барган төзекләндерү эшләре белән танышканда халык белән аралашу барышында Реканс Фәнил улының эшчәнлегенә югары бәһа бирүе үзе генә дә күп нәрсәләр турында сөйли. Быел да, коронавирус инфекциясе таралу хәвефе аркасында кертелгән үзчикләнү режимына карамастан, авылларның йөзен үзгәртү җәһәтендә башкарылган эшләр кимеми, киресенчә, арта гына бара. Шушы көннәрдә генә район үзәгендә искиткеч зәвыклы эшләнелгән Гаилә ялы паркы ачылды, тиздән Тынычлык урамында тротуар плиталарыннан түшәлгән җәяүлеләр юлы һәм велосипедчыларга асфальт юл булган, ял итәр өчен эскәмияләр урнатырылган аллея да төзелеп бетеп сафка тапшырылачак. Күп урыннарда заманча таләпләргә җавап бирә торган балалар уен мәйданчыклары, ачык һавада спорт тренажерлары монтажланды, Юмаш, Рапат һәм Тозлыкушта парклар төзеләчәк. Аларда да спортчыларга да күнекмәләр үткәрү, төрле катлам вәкилләренә сәламәтлекләрен ныгыту өчен шартлар тудырылачак, балаларга уен мәйданчыклары корылачак. Елдан-ел арта торган төзелеш- ләр барган бистәләргә дә игътибар көчәя тора: аларга барлык инженерлык коммуникацияләре үткәрелү белән беррәттән юллар салына, мөмкинлек туу белән алар асфальт өслеклегә әверелә. Чишмәләр төзү-төзекләндерү, башка объектлар булдыруга да игътибар көннән-көн арта төшә. Ә төзелеш, белүегезчә, көчле икътисадка ия булган җирләрдә генә киң колач ала – бу исә районыбызның мәртәбәсен тагын да арттыра. Табигать шартларының көйсезлекләрен җиңә барып, Чакмагыш игенчеләре һәм терлекчеләренең иң югары күрсәткечләрен тагын да арттыра баруга ирешүе өстәмә куанычлы. Боларның һәммәсендә дә әйдәп баручы хакимият башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеевның, аның бердәм көчле командасының зур тырышлыгы, иҗади эшчәнлеге ачык чагыла. Һәр яңалыкны кабул итеп, аңа үзләреннән дә өлеш кертеп, бердәм көч белән тормышка ашыручы төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча урынбасары Азат Җәүдәт улы Басыйров, икътисад һәм финанслар буенча урынбасары Дамир Фәнил улы Низамов, авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Илгиз Фаил улы Ихсанов, кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, эшкуарлык буенча урынбасары Азат Эрнст улы Санъяров, хакимиятнең эшләр идарәчесе Радик Габделфәрит улы Әмирханов, муниципаль район Советы рәисе Салават Зәки улы Гыйззәтуллин һәм секретаре Лиюза Флүр кызы Дәүләтова җитәкчелегендәге депутатлар корпусы белән бергәләп киңәшләшеп эшли алар. Дистәләрчә еллар зур тәҗрибәгә ия, республикада гына түгел, башка төбәкләрдә дә киң билгеле күмәк хуҗалыклар җитәкчеләре Вадим Васильевич Соколов, Фәргать Фәрит улы Ваһапов, Зәбир Фәнил улы Гыйлемханов, Рәсүл Гата улы Фәйрүзов, Илфир Әнгам улы Зарипов, Ранис Рәис улы Хәмәтдинов, Альбирт Фидай улы Мусин, Алмаз Мәмдух улы Йосыпов, яшьләрдән Валерий Вадимович Соколов, Фәнис Радик улы Маннанов, Илшат Идгар улы Еникеев кебек көннетөнгә ялгап эшләүчеләр, төрле ведомстволар, оешмалар, предприятиеләр, учреждениеләр җитәкчеләре белән дә уртак тел табып эшләүнең күркәм нәтиҗәләре районыбызның югары позицияләрдән чигенмәвен тәэмин итә. Ә иң мөһиме – әлбәттә, халык ихтыяҗларына игътибарлылык, эзмә-эзлекле рәвештә аларның үтенеч-гозерләрен тормышка ашыра бару. Үзләренә күрсәтелгән игътибардан һәр кеше тагын да чәмләнебрәк, тырышыбрак эшли һәм нәтиҗәләре дә озак көттерми. Ифрат күп хәстәрлек, әлбәттә, үсеп килүче яшь буын вәкилләренә юнәлтелә. Алда әйтеп үтелгәнчә, аларга уен мәйданчыклары төзелә, спорт белән шөгыльләнү, уку, өстәмә белем алу өчен тиешле шартлар тудырыла. Сәламәт тәндә – сәламәт рух, дигән тәгълиматның мөһимлеген аңлап, спорт белән шөгыльләнү, саулык ныгыту өчен объектларга өстенлек бирәләр. “Хезмәткә һәм оборонага әзермен” (ГТО) Бөтенрусия спорт комплексы нормативларын тапшыруның аякка бастырылуы һәммәбез өчен дә яхшы булды. Реканс Фәнил улы үзе дә, беткесез мәшәкатьләрдән соң сирәк була торган ял вакытларында, күбрәк спорт белән шөгыльләнә, үзе артыннан башкаларны да ияртергә омтыла. Спорт-масса чаралары күп үтә, аларда көч утырткан яшьләребез хәзер илебез, хәтта дөнья күләмендәге ярышларда да зур җиңүләргә ирешә. Берничә көн элек – Физкультурачылар көнендә, хезмәттәшләре-коллегалары белән беррәттән Реканс Фәнил улы да ГТО нормативларын тапшыруның алтын билгесе иясе булды. Монда да аның лидерлык сәләте ачык чагыла. Гаилә тормышы белән дә бәхетле ул. Сөекле тормыш юлдашы Эльвира Фәнил кызы белән кызлары Эльвина белән Гөлнурга гомер биреп, яхшы үрнәктә тәрбияләп үстерде алар. Гомер еллары үткән саен артка борылып карап, башкарылган эшләреңә байкау ясыйсың. Илленче гомер үрен каршылаган Реканс Фәнил улы да бүген иле, туган халкы өчен кирәк. Ирешелгәннәр байтак, алар бик мәртәбәле, ләкин алда да яуланасы үрләр күп әле. Аның һәм бердәм командасының хыял-максатлары да зурдан. Барлык нечкәлекләренә тукталып тормыйча, шуны белдерәсе килә: районыбызны тагын да данлырак, куәтлерәк итәргә, югарырак биеклекләргә күтәрергә ниятләре. Аларны тормышка ашыру өчен теләкләре генә түгел, мөмкинлекләре дә җитәрлек. Киләчәктә дә халык белән бердәм булып, ул үрләр дә яуланыр, районыбыз артабан да чәчәк атар, дип ныклы ышанырга җирлек бар. Реканс Фәнил улы Ямалеев кебек максатка омтылучан, һәрвакыт үсештәге җитәкче кул астында барысы да яхшы булыр, дип ныклы әйтә алабыз, аңа ныклы исәнлек-саулык, бөтен изге башлангычларының тормышка ашуын, һәр эшенең халык тарафыннан хупланылуы белән аклануын телибез.
Читайте нас: