ИГЕНЧЕ
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Яңа тормышка – яңа фатирларда

Һәр кешенең гомерендә торак мәйданына ия булу зур роль уйный. Яңа фатир – өр-яңа тормыш, дигән сүз ул, ә андый тормыш элеккесеннән һәрвакыт яхшырак була.

Һәр кешенең гомерендә торак мәйданына ия булу зур роль уйный. Яңа фатир – өр-яңа тормыш, дигән сүз ул, ә андый тормыш элеккесеннән һәрвакыт яхшырак була. Муниципаль район хакимиятендә тантаналы шартларда ятим һәм атааналары курчалавыннан мәхрүм калган ике яшь райондашыбызга күптән түгел генә файдалануга тапшырылган өр-яңа йортттан фатир ачкычлары тапшырылды. Язмыш сынавына дучар булып та, сынмагансыгылмаган, яңа тормыш башлап торган яшь райондашларыбызны тәбрик итеп, муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев аларга иң изгетеләкләрен җиткереп, заманча эшләнелгән өр-яңа фатирларының ачкычларын тапшырды. Бу көнне мондый сөенечтән Алина Рәфис кызы Мөлекова белән Галина Николаевна Киселеваның түбәләре күккә тигәндер, мөгаен. Үзләренә күрсәтелгән кадер-хөрмәт, аталарча хәстәрлек өчен хакимият башлыгына ихлас рәхмәт сүзләре белән чыкты алар һәм үзләренең яңа тормыш юллары дәвам итәчәк фатирларына ашыкты. Безнең эшче төркем дә аларның зур дулкынлану белән үз тораклары ишекләрен ачып керүенең шаһиты булды. Фатирлар, чынлап та, иң заманча зәвык белән эшләнелгән. Биредә яхшы бизәкләү эшләре үткән, электр плиталары һәм су җылыткычлар, сантехника җиһазкорылмалары монтажланылган, пластик тәрәзәләр, металл ишек аша җил үтеп кермәячәге билгеле, чиста һәм якты бүләмәләрдә барлык шартлар тудырылганлыгы күренеп тора. Ә инде тормышка чыгып, сабый балалар үстерүче Алинага да, Галинага да мондый уңайлы шартлар бүген бик мөһим. Инде тормыш юлларының кара этаплары артта калып, бөтенләй кабатлана күрмәсен, алдагы гомерләре гел аклык-сафлыкта гына үтсен, дип телисе килә. Тормыш юлларының яңа этабын башлап җибәрүче яшь райондашларыбызны ихлас тәбрик итеп, иң изге теләкләребезне җиткерәбез.
Читайте нас: