ИГЕНЧЕ
+24 °С
Ачык
Барлык яңалыклар

Муниципаль район Советының чираттагы утырышы

Башкортстан Республикасы Чакмагыш муниципаль районының дүртенче чакырылыш Советының чираттагы утыз сигезенче утырышы үтте.

Башкортстан Республикасы Чакмагыш муниципаль районының дүртенче чакырылыш Советының чираттагы утыз сигезенче утырышы үтте. Аның эшендә муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев һәм аның урынбасарлары, киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм башка чакырылучылар катнашты. Утырышны муниципаль район Советы рәисе Салават Зәки улы Гыйззәтуллин ачты һәм алып барды. Көн тәртибенә тикшерүгә түбәндәге мәсьәләләр чыгарылды: 1. Башкортстан Республикасы Чакмагыш муниципаль районы Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында. 2. Башкортстан Республикасы Чакмагыш муниципаль районы милкендә булган һәм дәүләт милекчелеге чикләнелмәгән җир мәйданнары өчен аренда түләве хакларын билгеләү турында.
3. Башкортстан Республикасы Чакмагыш муниципаль районының күчмә мөлкәтен Башкортстан Республикасы милекчелегенә бушлай тапшыру турында. 4. “Чакмагыш мәгълүмати-консультацияләр бирү үзәге” муниципаль бюджет учреждениесе тарафыннан күрсәтелүче түләүле хезмәтләр өчен хаклар билгеләү турында.
Беренче кузгатылган мәсьәләнең асылын депутатлар игътибарына муниципаль район Советы сәркатибе Лиюза Флүр кызы Дәүләтова җиткерде. Алдан яхшылап тикшерелгән әлеге мәсьәлә буенча депутатлар арасында бердәм кабул итәргә дигәннән башка фикер аермалыклары булмады. Артабангы ике мәсьәлә буенча депутатларга Башкортстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының районыбыз буенча муниципаль милеккә идарәлек буенча комитеты бүлеге начальнигы – комитет рәисе вазыйфасын башкаручы Луиза Фәрит кызы Нәбиева аңлатмалар җиткерде һәм алар тарафыннан бердәм хуплау тапты. Ахыргы мәсьәлә буенча Чакмагыш мәгълүмати-консультацияләр бирү үзәге директоры Ирек Мидхәт улы Тангатаров чыгыш ясады һәм тәкъдим ителгән тарифларның бердәм хупланылуына иреште. Барлык мәсьәләләр дә каралып беткәннән соң муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев йомгаклау сүзе белән чыкты һәм депутатларга районыбызның артабангы үсеше өчен мөһим мәсьәләләргә аңлап караулары өчен рәхмәт белдерде, районыбызның 90 еллык юбилее белән ихлас тәбрикләп, артабан да уңышлы хезмәттәшлек, яңадан-яңа уңышлар теләде.
Читайте нас: