ИГЕНЧЕ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Бергәләп каршы торырга

Муниципаль район хакимиятендә коронавирус инфекциясе таралуны искәртү максатында оештырылган оператив штабның чираттагы утырышы үтте.

Муниципаль район хакимиятендә коронавирус инфекциясе таралуны искәртү максатында оештырылган оператив штабның чираттагы утырышы үтте. Аны әлеге штаб начальнигы – муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев ачты һәм алып барды. Иң тәүдә районыбызда әлеге чирнең таралуына каршы көрәшнең агымдагы торышы турында район үзәк дәваханәсенең баш табибы Алина Фаил кызы Латыйпова җентекле чыгыш ясады. Бүген коронавирус йоктыруның яңа очраклары юк, һәм бу хәл айдан артык вакыт күзәтелә инде. Ә дистәгә дә тулмаган вируслы пневмония белән чирләүчеләр Иске Калмаштагы ковид госпиталендә тулы дәвалану күрсы үтәләр һәм барысы да савыгып өйләренә кайта баралар. Шулай да бу тынычланырга тиешбез, дигәнне аңлатмый әле, һава торышы кискен үзгәреп тору сезонлы чирләргә баш калкытырга уңай шартлар тудырганлыктан, барыбызда да саклану чараларын төгәл үтәргә кирәклеген искәртә. Бу җәһәттән игътибарны һәм таләпчәнлекне йомшарту иртәрәк әле, дигән карарга киленде. Артабан җәмәгать урыннарында битлек киеп йөрү һәм социаль дистанция тоту кагыйдәләре үтәлеше турында район эчке эшләр бүлегенең балиг булмаган үсмерләр белән эшләү төркеменең өлкән инспекторы, полиция майоры Гөлнара Вил кызы Бакиева сөйләп үтте. Торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтүче оешмалар вәкилләре –җаваплылыгы чикләнгән «Чакмагыш торак-коммуналь хуҗалык идарәлеге» җәмгыятенең башкарма директоры Рамил Камил улы Агиев белән “Дүртөйлегаз” җитештерү идарәлегенең районыбыздагы газдан файдалану хезмәтенең өлкән мастеры Филүс Равил улы Ильясов яңа коронавирус инфекциясе таралу хәвефе янаган чорда үзләрендәге эшчәнлек барышы турында хисап тоттылар. Күрелгән барлык чаралар аркасында хезмәткәрләре арасында чирләү очраклары булмавы, алар гаебе белән чир таралуга юл куелмавы турында канәгатьлек белән белдерделәр. Артабан җәмәгать урыннарында дезинфекция үткәрү мәсьәләләренә тукталдылар. Гомумән алганда, райондашларыбызны дөньякүләм пандемия шартларында авыр чирләрдән саклау өчен катгый чаралар күрү артабан да дәвам иттереләчәк.
Читайте нас: