ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар

Тереклек иминлеге сагында

31 август – Ветеринария хезмәткәрләре көне

Хөрмәтле ветеринария хезмәткәрләре, кадерле тармак ветераннары!
Сезне чын күңелемнән һөнәри бәйрәмегез белән ихлас тәбрик итеп, иң изге теләкләремне белдерәм. Бүген ветеринария хезмәтеннән башка яшәешебезне күз алдына китерү дә авыр. Сезнең ел әйләнәсенә башкарган тынгысыз хезмәтегезгә терлекчелек тармагының тотрыклы үсеше, продукция җитештерү күләме, үрчем алу күрсәткечләре турыдан-туры бәйле. Малларның сакланышын тәэмин итү, төрле йогышлы чирләрдән саклап калу, куркынычлы авырулар таралуга юл куймау белән беррәттән сез барыннан да элек кешеләр сәламәтлеге сагында да торасыз. Авыр һәм үтә җаваплы хезмәтегезне һәр көнне уңышлы башкаруыгыз районыбыз икътисады үсешендә уңай чагылыш таба. Терлекчелек тармагында республикада алдынгылыкны биләвебездә дә сезнең һәркайсыгызның зур өлеше бар. Бүген фермаларда, хуҗалыкларда хезмәт салучы һөнәрмәннәр белән беррәттән ветеринария тармагында озак еллар тугрылык саклап хаклы ялга киткән хөрмәтле ветераннарыбыз да мактауга лаек. Төрле елларда намуслы хезмәтләре белән алар бүгенге иминлегебез нигезен булдырдылар, әле дә яшь коллегаларына ярдәмнән баш тартмыйлар. Һәммәгезгә дә җаваплы хезмәƒ тегездә яңадан-яңа уңышлар, терлекчелек тармагындагы башка хезмәткәрләр белән берлектә артабан да бөтен тереклек дөньясы иминлеге сагында зур бурычларны тайпылышсыз үти барачагыгызга ныклы ышанам. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, имин тормыш, күтәренке кәеф телим.
Читайте нас: