ИГЕНЧЕ
+2 °С
Кар
Барлык яңалыклар

Яшь райондашларыбызга – дәүләт ярдәме

“Башкортстан Республикасы төзелеш комплексын һәм архитектураны үстерү” дәүләт программасы чикләрендә яшь гаиләләргә балалары туганда бирелә торган социаль түләүләр турындагы сертификатлар тапшырыла.

“Башкортстан Республикасы төзелеш комплексын һәм архитектураны үстерү” дәүләт программасы чикләрендә яшь гаиләләргә балалары туганда бирелә торган социаль түләүләр турындагы сертификатлар тапшырыла. Муниципаль район хакимиятендә күптән түгел чираттагы биш гаиләгә шундый дәүләт ярдәмен тапшыруга багышланган тантана үтте. Аны ачып, муниципаль район хакимияте башлыгының төзелеш һәм тораккоммуналь хуҗалык буенча урынбасары Азат Җәүдәт улы Басыйров авыл җирендә төпләнеп, йорт яки фатир төзегән һәм сатып алган гаиләләргә балалары туганда
күрсәтелә торган адреслы дәүләт ярдәмен авылларның киләчәген тәэмин итүгә, демография хәлләрен яхшыртуга яхшы ярдәм дип атады һәм артабан да илебез, республика Хөкүмәтләре, шул исәптән муниципаль район хакимияте дә бу җәһәттән һәрвакыт эшлекле ярдәм күрсәтәчәк, дип белдерде.
Хакимият башлыгы урынбасары кулыннан ул көнне сертификатлар алучылар арасында Руслан Рамил улы белән Лилия Фирдинат кызы Әхтәмовлар да бар иде. Гаилә башлыгы вахта ысулы белән эшли, тормыш иптәше әлегә яшь бала белән декрет ялында икән. Чираттагы бәхетле сертификат ияләре Радим Рафил улы белән Эльвина Филарат кызы Вәлиуллиннарга дә дәүләт ярдәме ярап торачак. Гаилә башлыгы Когалым ягында гиилә иминлеген кайгырта, йорт хуҗабикәсе өйдә сабыйлар тәрбияләү белән мәшгуль. Рөстәм Фәнүз улы белән Гөлназ Нуриман кызы Әхтәмовлар гаиләсенә дә дәүләт ярдәме зур терәк булды. Илдус Фидус улы Шәйдуллин һәм тормыш иптәше Рита Риф кызы да әлеге бәхетлеләр исемлегендә.Ике сабый үстерүче бу гаиләгә дә дәүләт ярдәме фатир сатып алганда алынган ипотека кредитын каплатуга өлеш булачак. Рамил Радик улы белән Ләйсән Флорит кызы Хаҗиевларга да дәүләт хәстәрлеге саллы гына ярдәм булачагына шик юк. Тормышларын игелекле хезмәттә кайнап, бәхетле гаиләләрдә шат күңелле сабыйлар тәрбияләп үткәрүче яшь якташларыбыз дәүләтебезнең хәстәрлегенә матур казанышлар,олы хезмәт җиңүләре белән җавап бирерләр, дип өметләнәбез. Тантана ахырында Азат Җәүдәт улы һәр гаиләгә муниципаль район хакимияте, аның җитәкчесе Реканс Фәнил улы Ямалеев һәм шәхсән үз исеменнән ихлас котлау сүзләре һәм изге теләкләр җиткерде. Артабан күмәкләшеп истәлеккә фоторәсемгә төштеләр.
Читайте нас: