ИГЕНЧЕ
+14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Исеме укучылары күңелендә саклана

Мәгариф ветераны Бәйнә Хаҗинур кызы Халикованың хәтер кичәсе узды

Район мәдәният йортының киңәшмәләр залында халык мәгарифе ветераны, гомерен район үзәгенең беренче урта мәктәбендә, артабан Туймазы шәһәрендә яшь буынга төпле белем һәм ныклы тәрбия бирүгә багышлаган мәгариф отличнигы Бәйнә Хаҗинур кызы Халикованың тормыш юлына байкау ясалган хәтер кичәсе үтте. Анда муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев һәм аның урынбасарлары, мәрхүмәнең уллары – Туймазы шәһәрендә тегү фабрикасы директоры булып эшләп хаклы ялга киткән Ринат Нурахман улы, Русия Президенты каршында Башкортстан Республикасының вәкаләтле вәкиле, дипломат Ришат Нурахман улы Халиковлар, Туймазы шәһәреннән ветераннар советы вәкиле Нурулла Таһир улы Бикчуров, мәрхүмәнең замандашлары, авылдашлары, Чакмагыш беренче урта мәктәбе вәкилләре, тарихчылар, мәдәният хезмәткәрләре, ветераннар оешмасы әгъзалары һәм җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты. Бәйнә Хаҗинур кызы Халикова 1917 елның 19 декабрендә Рәҗәп авылы егете, беренче Бөтендөнья сугышы яугире Хаҗинур белән Илеш районы Иске Дөмәй авылыннан килен булып төшкән Хәлимәнең мәхәббәт җимеше булып дөнья килгән. Сугыш яраларыннан мантый алмыйча бик иртә вафат булган әтисе. Үсмер чактан ук Бәйнәгә аякка басу өчен күп тырышлык салырга туры килә. Авылда җиде сыйныф белем алгач, ул Бөре педагогия техникумына укырга керә. Яшь укытучы хезмәт юлын Тамьян мәктәбендә башлый. Ул чаклардагы яшьләр кебек үк ул төп эшеннән тыш , иҗтимагый һәм мәдәни эшчәнлек үзәгендә кайный, сәхнәләрдә чыгыш ясый. Актив позицияле яшь укытучыны 1938 елның 26 июнендә Рәҗәп сайлау округы буенча республикабызның беренче чакырылыш Югары Советы депутаты итеп сайлыйлар. 21 генә яшьлек депутат берьюлы читтән торып Бөре педагогия институтында югары белем ала, мәктәптә укыта, комсомол эшчәнлеге үзәгендә була. Киләсе 1939 елда аны Чакмагыш урта мәктәбенә укытырга күчерәләр. Биредә дә ул кыска гына вакыт эчендә үзен яхшы әзерлекле, киң эрудицияле белгеч, талантлы оештыручы һәм үз артыннан ияртә белүче кеше итеп күрсәтә. 1941 елда коммунистлар партиясе әгъзасы итеп кабул ителә. Илебез өчен үтә сыналышлы авыр сугыш елларында башка меңәрләгән замандашлары кебек үк Бәйнә Хаҗинур кызы тиешенчә җылытылып өлгермәгән сыйныф бүлмәләрендә әтиләрен фронтта югалткан ярым ач, боек күңелле балаларны күңел назы белән җылытып, аларга төпле белем һәм ныклы тәрбия бирүгә өлеш кертә, төп эшеннән тыш колхозның беткесез мәшәкатьләре үзәгендә була, кичләрен фронттагыларга кием-салым, азык-төлек әзерләүдә катнаша. Йорт мәшәкатьләре дә баштан ашкан була. 1940 елда алар дәүләт банкы хезмәткәре – Аблай егете Нурахман Хәбибрахман улы Халиков белән гаилә коралар. Тату гаиләдә биш бала дөньяга килә. Алар турында даими хәстәрлек тә башлыча әниләре җилкәсенә төшә. 1951 елда гаилә башлыгын Туймазы поселогына Дәүләт банкы идарәчесе итеп тәгаенлиләр һәм гаилә шунда күченә. Бәйнә ханым биредәге татар мәктәбендә укыта, тиз арада хөрмәт-ихтирам яулый. 1953 елда үзен поселок Советы депутаты итеп сайлаулары да әнә шул ихтирам күрсәткече инде. Хаклы ялга ул шәһәр һәм район Советларының дистәләгән Мактау грамотасы, Почет грамоталары иясе, “Аеруча хезмәт күрсәткән өчен”, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында тылдагы фидакарь хезмәт өчен”, “Хезмәт ветераны” медальләре, бихисап Рәхмәт хатлары иясе булып китә. Бәрәкәтле, бәхетле гомер кичереп бакыйлыкка күчә ул. Тәрбияләп үстергән балаларының гына түгел, оныкларының да җәмгыятебез өчен кирәкле кешеләр булуына гомере буена сөенеп яши. Кичәдә катнашкан улларының өлкәне Ринат Нурахман улы Туймазыда тегү фабрикасын җитәкләсә, кече улы Ришат Нурахман улы дипломат булды. Советлар Союзы, Артабан Русия Федерациясе илчесе буларак, ул чит дәүләтләрдә илебез мәнфәгатьләрен алга сөрде. Бүген дә актив сафта кала – Русия Президенты каршында Башкортстан Республикасының тулы вәкаләтле вәкиле ул. Әлеге кичәдә мәрхүмнең якты истәлеген хөрмәтләп муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, Бәйнә Хаҗинур кызының замандашлары – 99 яшьлек ветеран укытучы Мөзәянә Мөхәммәтгарип кызы Әминева, Чакмагыш беренче урта мәктәбе директоры Алмаз Рамил улы Бикмөхәммәтов һәм укытучыларның вокал коллективы, Туймазыдан ветераннар советы вәкиле Нурулла Таһир улы Бикчуров, уллары Ринат һәм Ришат Халиковлар, туганнары Тәскирә Гыйльванова белән Рамил Халиков, Аблай имамы Фәһим Хәйруллин чыгыш ясады. Чагу истәлекләр һәм күркәм тәэссоратлар белән тулы әлеге кичәнең кульминацияле өлеше – билгеле якташыбыз Ришат Нурахман улы Халиковка күкрәккә тагыла торган “Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы алдындагы хезмәтләре өчен” билгесе тапшырылып, аңа районыбызның шәрәфле шәхесе исеме бирелү булды. Югары бүләкне тапшырганда Реканс Фәнил улы аның туган җиребез белән даими бәйләнештә торуын, якташларының уңышлары белән горурланып яшәвен белдерүе, киләчәктә дә актив эшчәнлек теләде.
Читайте нас: