ИГЕНЧЕ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Ихтирам хезмәт белән яулана

Халыкара өлкән яшьтәгеләр көне алдыннан районыбызда фидакарь хезмәт белән дан казанган берничә якташыбыз хөрмәтләнде – муниципаль район хакимияте бинасында хакимият башлыгының икътисад һәм финанслар буенча урынбасары Дамир Фәнил улы Низамов аларга муниципаль район хакимиятенең Рәхмәт хатларын һәм төрле ведомстволардан бүләкләр тапшырды.

Халыкара өлкән яшьтәгеләр көне алдыннан районыбызда фидакарь хезмәт белән дан казанган берничә якташыбыз хөрмәтләнде – муниципаль район хакимияте бинасында хакимият башлыгының икътисад һәм финанслар буенча урынбасары Дамир Фәнил улы Низамов аларга муниципаль район хакимиятенең Рәхмәт хатларын һәм төрле ведомстволардан бүләкләр тапшырды. Иң тәүдә җыелучылар алдында районыбыз ирешкән уңышлар, аларда бүгенге тантана геройларының да өлешләре булуы турында зур канәгатьлек белән сөйләп үтеп, Дамир Фәнил улы төрле елларда төрле тармакларда лаеклы хезмәт салган абый-апаларга ихлас рәхмәт сүзләре һәм изге теләкләр җиткерде. Артабан бүләкләүләргә күчте. Муниципаль район хакимиятенең Рәхмәт хатына Фәния Фазылбәк кызы Әмир ханова – авыл хуҗалыгы тармагы ветераны, Киров исемендәге колхозда 40 елдан артык савучы һәм төрле эшләр башкаручы булган хезмәт ветераны бүләкләнде. Тормыш иптәше белән дүрт балага яхшы белем һәм өлгеле тәрбия биреп үстерделәр, алар районыбызда төрле тармакларда үз хезмәтләренең остасы булып, аны артабан да үстерүгә лаеклы өлеш кертәләр. Уллары район гәзите редакторы, булдыклы җитәкче, бер кызлары укытучы, озак еллар мәктәп директоры булды, тагын бер кызлары — Үрнәк авылы халкын тәү кирә яраклар белән тәэмин итүче булдыклы эшкуар. Фәния Фазылбәк кызы “Ахирәтләр” фольклор төркеменең актив әгъзасы да, аның составында төрле чараларда чыгыш ясап, лауреат исемен яулауда өлеше бар. Әлеге бүләк күпъеллык намуслы хезмәте, тиздән үтәчәк 80 яшьлек юбилее уңаеннан хөрмәтихтирам билгесе дә. Лүзә Гадлән кызы Гыйрфанова – педагогик хезмәт ветераны, тарих укытучысы. Яхшы белемле, таләпчән педагог буларак, 40 елдан артык үсеп килүче яшь буынга төпле белем һәм үрнәкле тәрбия бирүгә өлеш кертте. Аның укучылары арасында бүген районыбызда җитәкче вазыйфаларда эшләүчеләр күп, алар һәммәсе дә: “Без күпне белергә, күп эшләргә тиешбез!” – девизы белән берләшкән. Районыбыз ирешкән уңышларда Лүзә Гадлән кызының да өлеше зур. Аны 80 яшьлек күркәм юбилее уңаеннан котлап, үсеп килүче яшь буынны белемле-тәрбияле итү хакына керткән зур өлеше, бүген дә җәмәгатьчелек тормышында актив катнашуы өчен тирән рәхмәт хисләре белән әлеге бүләк тапшырылды. Фәнилә Сәйфулла кызы Юны сова 30 елдан артык гомерен район хакимиятенең финанс идарәлегендә хезмәткә багышлады. Бюджет инспекторыннан баш бухгалтерга кадәр үсеп, югары вазыйфаны 22 ел дәвамында өлгеле башкарып, районыбыз үсешенә шәхсән зур өлеш кертте. Район бюджеты үтәлеше буенча бухгалтер исәбен үзбиеклегендә алып бару белән бергә бюджет оешмалары бухгалтерларына методик һәм практик ярдәм күрсәтте. Гадел таләпчән, үтә җаваплы, ихлас аралашучан бухгалтер, тәҗрибәле остаз әлеге югары бүләккә күпъеллык намуслы хезмәте өчен һәм 70 яшьлек юбилее уңаеннан лаек булды. Реваль Шәйхан улы Әхмәтшин – оставкадагы милиция прапорщигы, район эчке эшләр бүлегендә урта һәм югары җитәкчелек составы вазыйфаларында фидакарьлек өлгеләре күрсәтте, хокук тәртибен саклауга лаеклы өлеш кертте, бүген дә актив тормыш позициясендә, яшь коллегаларының тәҗрибәле остазы, киңәшчесе булып кала. Әлеге бүләк — югары гражданлык позициясе, актив җәмәгатьчелек эшчәнлеге һәм районыбыз иминлеге хакына күпъеллык тырыш хезмәтенә лаеклы бәһа да. Рамил Хәнәфи улы Шәрәфет динов – Югары Аташ авылындагы “Бибинур мәчете” дини оешмасы имам-хатибы. Озак еллар нефть чыгару тармагында фидакарь хезмәт өлгеләре күрсәтте. Лаеклы ялга туктагач та халык белән тыгыз бәйләнештә эшли. Ул изге эшләргә рухландыра, территорияне төзекләндерү буенча күмәк өмәләр оештыруда башлап йөрүчеләрнең берсе. Дин әһелләре даирәсендә дә, халык арасында да олы ихтирамга ия. Күпъеллык намуслы хезмәте, актив гражданлык позициясе һәм Имәнлекул авыл Советы авыл биләмәсендәге җәмәгатьчелек тормышында актив Ихтирам хезмәт белән яулана Муниципаль район хакимиятендә Халыкара өлкән яшьтәгеләр көне алдыннан бүләкләү тантанасы үтте катнашуы өчен бүләкләнде. Районыбызның иң югары бүләге – муниципаль район хакимиятенең Почет грамотасы белән “Русия почтасы” акционерлар җәмгыяте федераль почта хезмәтенең Башкортстан Республикасы буенча идарәлегенең Чакмагыш почтамтының Митрә-Әюп авылындагы почта элемтәсе бүлекчәсе начальнигы Фәния Фатих кызы Закирова бүләкләнде. Гомум 36 ел хезмәт стажының 14 елын әлеге коллективка багышлаган җитәкче елдан-ел план күрсәткечләрен арттыра бара, күп төрле хезмәтләр күрсәтә, авыллар халкы арасында олы ихтирам казанды. Югары һөнәри осталыгы, озак еллар намуслы хезмәте һәм 60 яшьлек юбилее уңаеннан олы бүләккә лаек булды. Башкортстан Республикасы Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгының Рәхмәт хаты белән Рафаэль Сәлих улы Бакиев – Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең тренер-укытучысы бүләкләнде. Әлеге учреждениега озак еллар җитәкчелек итеп, төрле елларда районның һәм механика заводының физик культура һәм спорт буенча комитеты рәисе дә булды. Хезмәт эшчәнлеге буена ул яраткан һөнәренә тугры булып кала, балаларны һәм өлкәннәрне спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итеп, сәламәтлекләрен ныгытуга зур өлеш кертә. Башкортстан Республикасында физик культура һәм спортны үстерүгә керткән өлеше өчен хезмәте шулай бәһаланылды. Бүләкләр тапшырылып беткәннән соң район мәдәният йорты хезмәткәрләре матур концерт номерлары бүләк иттеләр. Соңыннан күмәкләшеп истәлеккә фоторәсемгә төштеләр
Читайте нас: