ИГЕНЧЕ
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Тәртип төгәллекне ярата

Муниципаль район хакимиятенең телләр турындагы закон үтәлеше буенча комиссиясе рейд үткәрде

“Тәртип төгәллекне ярата”, дигән бик акыллы әйтем бар халыкта. Дөрестән дә, май чүлмәге тышыннан билгеле, дигәндәй, һәр оешмаучреждение, сәүдә яки хезмәт күрсәтү ноктасының, башка атамаларның дәүләт телләре турындагы закон таләп иткәнчә, башкорт һәм рус телләрендә орфографик һәм стилистик дөрес язылышы, бердән, әлеге учреждениеләрдә тулы тәртип булуына ишарәли, икенчедән, зәвыклы язылышы белән карашларны иркәләп кенә калмыйча, кешеләрне үзенә җәлеп итеп тора. Моны сәүдә һәм башка төр хезмәтләр күрсәтүче оешма-учреждениеләр җитәкчеләре бөтен нечкәлекләренә кадәр белеп, үзләре өчен үтә мөһимлеген аңлап эш итәргә тиеш. Гамәлдә районыбызда “Башкортстан Республикасында дәүләт телләре турындагы” закон таләпләре тайпылышсыз үтәләме? Оешмаучреждениеләр, предприятие-хуҗалыклар җитәкчеләре һәм моның өчен җаваплы хезмәткәрләре үз эшенә җаваплы карыйлармы? Муниципаль район хакимияте карамагында эшләп килүче дәүләт телләре турындагы закон үтәлеше буенча комиссия әгъзалары әледәнәле рейдларга чыгып тикшерә, ачыкланган җитешсезлекләр һәм кагыйдә бозуларны бетерүдә практик ярдәм күрсәтә. Чираттагы рейд 10 ноябрь көнне үтте. Комиссия әгъзалары район үзәгендәге сәүдә һәм хезмәт күрсәтүче берничә оешманы тикшереп чыктылар, ачыкланган җитешсезлекләрне күрсәтеп, алардан арыну өчен вакыт бирделәр һәм үзләреннән ярдәм вәгъдә иттеләр. Мондый тикшерүләр алда да дәвам иттереләчәк һәм, әлбәттә, оешмаучреждениеләрнең алтакталары, кулланучылар өчен мәгълүмат стендлары, печатьләр һәм штамплар, фирма бланклары эшләнеше тулысынча закон таләпләренә яраклашып бетүен күзәтчелектә тотачаклар
Читайте нас: