ИГЕНЧЕ
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Урам юлларын тәртипкә салу мөһим

Рәҗәп авыл Советына караган Яңа Бирде авылы халкы быел Җирле инициативаларны хуплау программасында кичектерелүе көтми торган үз проблемалары белән катнашырга теләк белдерделәр.

Рәҗәп авыл Советына караган Яңа Бирде авылы халкы быел Җирле инициативаларны хуплау программасында кичектерелүе көтми торган үз проблемалары белән катнашырга теләк белдерделәр. Авыл җыеннарында бу хакта сүз кузгатып, биләмә хакимиятенә мөрәҗәгать иттеләр һәм ризалык алдылар. Әлеге җыеннарда, шулай ук өйдән-өйгә йөреп, 65 яшьтән өлкән үзчикләнү режимындагы өлкәннәрдән анкета сорауларына җаваплар алганда фикерләр икегә бүленде: берәүләр бер түбә астында сыенган мәдәни үзәктәге мәдәният йортын капиталь ремонтлау, җылыту системасын яңарту идеясен күтәреп чыкса, зур күпчелек урам юлын, бигрәк тә Гагарин урамының 1а санлы йортыннан 85нче йортка кадәрге араны яхшылап ремонтлатып, иркенләп йөрү мөмкинлеген тудыру яклы булуларын дәлилләде. Әлбәттә, йомгаклау җыелышында шушы ике тәкъдим арасыннан иң мөһимен сайлап алырга кирәк иде. Мәдәният йортында авылда яшәүчеләрнең кимендә 10 проценты җыелырга тиеш иде һәм бу шарт үтәлде – биш дистәгә якын кеше утырышта катнашты. Аны Рәҗәп авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Фәнүз Фәйрүз улы Сәхибгәрәев ачты һәм алып барды. Эшче төркем әгъзалары сайлап куелып, көн тәртибен бердәм хуплап раслаганнан соң барлык мәсьәләләрне карауга күчтеләр. Биләмә башлыгы җыелучыларга Җирле инициативаларны хуплау программасының өстенлекле якларын аңлатты, анда җиңеп чыгу өчен шартларны хәтергә төшерде. 2016 елда башлап шушы программа ярдәмендә Рәҗәптә балалар бакчасын ремонтлаганнар, киләсе 2017 елда биредәге урта мәктәп бинасына пыяла-пластик тәрәзәләр куйдырып чыга алганнар, 2018 елда биләмә ихтыяҗлары өчен тәгәрмәчле “Беларусь” тракторы алуга ирешкәннәр, артабан 2019 елда шул ук Рәҗәп авылында Үзәк һәм Дүртөйле урамнарының бер өлешендә, былтыр – 2020 елда Үзәк урамында ахыргача һәм Базар, Бакча урамнарында, мәктәпкә керү урынында яхшылап күтәртеп, машиналар иркен йөри алырлык итеп юл эшләтә алганнар. Бу эшләрдә шулай ук җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе һәм “Байбулат” җәмгыятьләре җитәкчеләре Вадим Васильевич Соколов белән Валерий Вадимович Соколов та иганә ярдәме белән ярдәм иткән, халык та активлык күрсәтеп, грантлар отуга ирешкән. Быел шушы проект җиңгән очракта да алар республика бюджеты бүләчәк акчаның 15 процентын өстәргә вәгъдә иткәннәр. Җыелышта халыкның зур күпчелеге быел Гагарин урамының 1а – 85 санлы йортлары арасындагы урам юлын яхшылап ремонтлатуга ирешү яклы тавыш бирде. Бу проектка бүленәсе 1000000 сум республика бюджеты акчасының 15 проценты күләмендә район бюджеты өстәмәсе булачак, алда әйтеп үтелгәнчә, тагын шулкадәр сумманы җаваплылыгы чикләнгән “Байбулат” җәмгыяте бүләчәге билгеле. Халыктан өстәмә рәвештә 10 проценты тупланылуы шарт. Җыелышта бу максатка һәр йорт ихатасыннан 2000 сум җыеп алырга карар иттеләр. Халык инициативасы үтәлешен контрольдә тоту өчен Альмира Хәмит кызы Әлмиева, Ләйсән Рәфит кызы Бәдретдинова, Альбина Мәснәви кызы Шәрипова, Ләлә Ягъфәр кызы Миңнеханова, Нурия Мөҗәһит кызы Әминева, Рәшит Җәвит улы Зарипов, Фәрәһия Өлфәт кызы Муллаянованы берләштергән инициатива төркемен сайлап куйдылар. Проект хупланылып, аны тормышка ашыру мәлендә экономияләү мөмкинлеге туса, янга калдырылган акчаны юл билгеләре урнаштыруга, зур йөк сыйдырышлы транспорт хәрәкәтен чикләүче шлагбаумнар куярга тотынырга килештеләр. Авыл халкының бу теләге дә, һичшиксез, тормышка ашар, урам юллары тәртипкә салыныр, дип ныклы ышанабыз.
Читайте нас: