ИГЕНЧЕ
+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар

Сабан туе – 5 июньдә

Авыл хуҗалыгы тармагы хезмәткәрләренең традицион “Сабан туе – 2021” халык бәйрәмен оештырып үткәрү максатында муниципаль район хкимиятендә агымдагы елның 31 маенда 190 санлы карары дөнья күрде.

Авыл хуҗалыгы тармагы хезмәткәрләренең традицион “Сабан туе – 2021” халык бәйрәмен оештырып үткәрү максатында муниципаль район хкимиятендә агымдагы елның 31 маенда 190 санлы карары дөнья күрде. Аңа ярашлы, агымдагы елның 5 июнендә Тозлыкуш авыл биләмәсенә караган Кәшәк авылы янындагы тугайда район сабан туе үткәреләчәк. Шушы көнне район хуҗалыкларында язгы басу эшләренә, авылларда янгын хәвефсезлеген тәэмин итү эшчәнлегенә йомгаклар ясалачак, хезмәтләрендә яхшы нәтиҗәләргә ирешкән алдынгылар данланылачак һәм бүләкләргә лаек булачак. Карарда шулай ук район сабан туен оештырып үткәрү чаралары планы, үткәрү тәртибе, авыл хуҗалыгы оешмалары һәм авыл биләмәләре өчен ярыш нәтиҗәләрен бәһалауда ярдәмлек таблицалар һәм сабан туе положениесе дә расланылган. Муниципаль район хакимияте бүлекләренә, аерым оешма учреж дениеләргә сабан туен тиешле дәрәҗәдә оештырып үткәрүгә бәйле тәкъдимнәр бәян ителгән. Карар үтәлешенә хакимият башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары – авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы И.Ф.Ихсанов белән кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары С.Ф. Шакирова контрольлек итәчәк.
Читайте нас: