ИГЕНЧЕ
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Мондый гүзәл затлар күбрәк булсын иде

Тирә-якны күзләрне сафлыгы белән сөендергән ап-ак кар капласа да, күңелләрне яз кояшы жылысы назлаган вакытта дөньяга килгән кешеләр үзләре дә шушы гүзәл мизгел кебек якты күңелле, тирәякка нур бөркүче затлардандыр ул, мөгаен. Һәрхәлдә, Рапат авылын санада бик күпләргә үрнәк булырлык күркәм гомер юлы үткән өлкәннәрнең берсе, күптән түгел истәлекле гомер бәйрәмен – 90 яшьлек юбилеен билгеләгән авылның хөрмәтле агинәе Хәтирә Усман кызы сәлахова турында аны белгән һәр кеше нәкъ шушы фикердә.

Тирә-якны күзләрне сафлыгы белән сөендергән ап-ак кар капласа да, күңелләрне яз кояшы жылысы назлаган вакытта дөньяга килгән кешеләр үзләре дә шушы гүзәл мизгел кебек якты күңелле, тирәякка нур бөркүче затлардандыр ул, мөгаен. Һәрхәлдә, Рапат авылын санада бик күпләргә үрнәк булырлык күркәм гомер юлы үткән өлкәннәрнең берсе, күптән түгел истәлекле гомер бәйрәмен – 90 яшьлек юбилеен билгеләгән авылның хөрмәтле агинәе Хәтирә Усман кызы сәлахова турында аны белгән һәр кеше нәкъ шушы фикердә. Кояшлы, ямьле бу шатлыклы көндә ул яшәгән йорт гөрләп торды, аны котларга, аңа булган хөрмәтләрен белдерергә балалары, туганнары-якыннары һәм авыл биләмәсе җитәкчелеге, авылдашлары, күршеләре килде. Районыбызның горурлыгы булган өлкәннәрнең берсе – Хәтирә Усман кызын муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев котлады һәм изге теләкләр җиткереп, ил Президенты В.В.Путинның һәм муниципаль район хакимиятенең котлау адресларын, бүләкләрен тапшырды һәм фронтка ярдәм итү өчен тылда бар көчен салып эшләгән ветеранның күкрәгенә Бөек Җиңүнең 75 еллыгы хөрмәтенә юбилей медален да такты. Артабан юбилярны Рапат авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте исеменнән хакмият башлыгы Радим Рәшит улы Латыйпов һәм авыл биләмәсенең ветераннар советы рәисе Рива Рәис кызы Ишморатова тәбрикләде, авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Гөлфинә Ишморатова һәм Илдар Гәрәев җыр-моңнарын бүләк итте. Балалары, туганнары һәм күршеләре, авылдашлары да күңел түрендәге иң изге теләкләрен, рәхмәт сүзләрен җиткерде. Яшьлек еллары ил өчен үтә авыр булган Бөек Ватан сугышы елларына туры килгән, буыннары да ныгынып җитмәгән үсмер чагында ук ул заманның барлык михнәтавырлыкларын үз җилкәсендә күтәргән һәм бөтен гомерен намуслы хезмәттә үткәргән Хәтирә Усман кызының гомер көзе якты, бәрәкәтле, мул җимешле, күңел күге аяз, ә урыны түрдә. Йөзеннән якты нур бөркелгән, сабырлыгы, гадилеге бар булмышында чагылган өлкән апага бүген үз яшен бирерлек тә түгел, күзләр генә тимәсен. Аллаһ Тәгалә үзе изгелекле күңелле кешеләрен озын хәерле гомер, бәхетле картлык белән бүләклидер, күрәсең.

(Язманың ахырын гәзитебезнең 19 санында укый аласыз).

Читайте нас: