ИГЕНЧЕ
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Җиңү җырлары барлык телләрдә яңгырасын!

Укучыларда төрле милләтләр телендә башкарылган җырларга кызыксыну уяту, сәләтле балаларны ачыклау максатында күптән түгел Балалар иҗат үзәгендә чит илләр телләрендә башкарылган җырларның «Peace of the world» конкурсы үтте.

Кешелек тарихы дәвамында җыр күңелләрне ихласлыгы, уйланырга мәҗбүр итүе белән җәлеп итә. Кайда гына булсак та, кайда гына барсак та, җырсыз тормышны күз алдына да китереп булмый. Ул төрле милләтләрне генә түгел, төрле буыннарны да берләштерә. Җыр – бөтен йортларда да көтеп алынган кунак. Укучыларда төрле милләтләр телендә башкарылган җырларга кызыксыну уяту, сәләтле балаларны ачыклау максатында күптән түгел Балалар иҗат үзәгендә чит илләр телләрендә башкарылган җырларның «Peace of the world» конкурсы үтте. Ул 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланды. Иҗади бәйгедә Чакмагыш беренче санлы, гимназия, Яңа Балтач, Рәҗәп, Юмаш, Иске Калмаш, Иске Бәшир, Тозлыкуш, Чакмагыш беренче урта мәктәбе филиалы – Яңа Коты һәм Аблай урта мәктәпләре актив катнашты.

Аларның һәркайсы тамашачыларның көчле кул чабуларына лаек булды. Аблай урта мәктәбе укучылары “Артистлык сәләте өчен”, Яңа Балтач урта мәктәбе коллективы “Сугыш турындагы җырларны иң яхшы башкарган өчен”, Рапат урта мәктәбе вәкилләре “Үрнәкле дуэт”, Рәҗәп урта мәктәбе укучылары “Илһамлы башкару һәм җырның эмоциональлеге өчен”, Иске Бәшир урта мәктәбе “Җыр идеясен үзенчәлекле сәхнәләштерү өчен”, Иске Калмаш урта мәктәбе вәкилләре “Иң яхшы романтик образ өчен”, Тозлыкуш урта мәктәбе укучылары “Җыр яңгырашының матурлыгы һәм үтемлелеге өчен”, Юмаш урта мәктәбе укучылары “Сәнгатьле башкару остасы”, Чакмагыш гимназиясе коллективы “Номерның бердәмлеге һәм композицион бөтенлеге өчен”, Чакмагыш беренче урта мәктәбе башкаручылары “Җиңүгә омтылыш өчен”, Чакмагыш беренче урта мәктәбенең Яңа Коты филиалы вәкилләре “Тамашачылар сөюе” номинацияләре буенча билгеләнде.

Мәгариф бүлеге исеменнән бу чараны оештыручыларга – тәү чиратта Чакмагыш беренче урта мәктәбе коллективына рәхмәт сүзләрен җиткерер идем. Чөнки аларның инициативалылыгы, иҗади эшчәнлеге нәтиҗәсендә җыр бәйгесе кызыклы һәм мавыктыргыч булды. Шулай ук жюри әгъзаларына да аларның гадел хөкем итүләре, ярдәм-хуплаулары һәм әлбәттә инде, конкурста катнашучыларның барысына да һәм Балалар иҗат үзәге җитәкчесенә дә ихлас рәхмәтлебез. Яшь талантларыбызга артабан да мондый чараларда актив катнашучыларын һәм уңышларга ирешүләрен телисе килә. Җыр бәйгеләрендә генә түгел, нинди генә эшчәнлеккә алынсалар да – барлык башлангычларында ирешелгәннәрдә генә туктап калмый, һәрвакыт нинди дә булса яңалык үзләштерергә омтылыгыз һәм җиңүләр, биек үрләр яулагыз, – дип телим.

Айсылу Әхмәтшина.

Читайте нас: