ИГЕНЧЕ
-7 °С
Кар
Барлык яңалыклар

Барыбыз өчен дә үрнәк булды ул

Тыныч булып аткан һәр таң безне Бөек Җиңүнең 75 еллык юбилеена якынайта. Җиңүгә өлеш керткән, җан һәм тәннәрен дә кызганмаган батыр яугирләребез турында күбрәк сөйлисе һәм язасы килә. Бүгенге язмам фронтовик-укытучы, остазым, авылыбызның иң хөрмәтле кешеләренең берсе булган Ногман Әхсән улы Зыязетдинов турында.

Тыныч булып аткан һәр таң безне Бөек Җиңүнең 75 еллык юбилеена якынайта. Җиңүгә өлеш керткән, җан һәм тәннәрен дә кызганмаган батыр яугирләребез турында күбрәк сөйлисе һәм язасы килә. Бүгенге язмам да фронтовик-укытучы, остазым, авылыбызның иң хөрмәтле кешеләренең берсе булган Ногман Әхсән улы Зыязетдинов турында.

Әгәр исән булса, агымдагы елның 5 гыйнварында аның 100 яшен билгеләгән булыр идек. Кызганычка каршы, 2011 елның 9 октябрендә 92нче яшендә бакыйлыкка күчте ул. Каразирек авылы халкы үзен әтисез калган кебек хис итте, зурлап соңгы юлга озатты.

Менә минем алда аның персональ пенсионер булып хаклы ялга чыкканнан соң киләчәк буыннар өчен язып калдырган “Истәлекләр дәфтәре”. Анда 151 сугыш ветеранының кыскача биографиясе, авыл, колхоз, мәктәп тарихы турында каз теше кебек тезелеп киткән хәрефләр, сүзләр тезелгән. Бу язмаларны укыган саен укый килә. Ул үзе хакында: “Мин Каразирек авылында урта хәлле крәстиән гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга килгәнмен”, – дип башлый. Каразирек, Каргалы, Имәнлекул мәктәпләрендә укып, 1937 елда 7нче сыйныфны тәмамлау турында шәһадәтнамә ала. Белемгә омтылышы аны Дүртөйле урта мәктәбенә илтә. 1940 елда яхшы билгеләргә генә аны тәмамлагач, Башкорт АССРы Мәгариф министрлыгы оештырган ике айлык укытучылар әзерләү курсларында укый һәм Югары Аташ җиделлык мәктәбенә тарих, география фәннәреннән укытучы итеп билгеләнә. “Күтәренке кәеф, чын дәрт белән укыта башладым”, – дип яза ул. Ләкин озак укытырга туры килми. 1940 елның 5 октябрендә Дүртөйле районы хәрби комиссариаты аны Ерак Көнчыгышка хезмәт итәргә җибәрә. Хабаровск өлкәсенең Тамбовка хәрби гарнизонында 169нчы мотомеханика дивизиясендә курсант була. Сугыш башлану белән дивизияне Көнбатышка күчерәләр. Яшь солдат немец фашистларына каршы көрәшкә кушылып китә. Бу чорда Кызыл армия авыр, каты алышлар алып бара-бара, зур югалтулар белән чигенә. Дивизиядә бик азлар гына исән кала. 22 июль көнне каты алышлар барышында Ногман абый яралана һәм Харьков шәһәрендә хәрби госпитальдә ай ярым дәвалана. Дошман шәһәргә якынаю сәбәпле, яралары төзәлеп тә бетмичә, маршевая рота төзеп, аларны Көньяк фронтка җибәрәләр. Украина җирләрендә сугышканда икенче тапкыр яралана. Яралары авыр булганга, тирән тылга – Свердловск өлкәсенә җибәрәләр. Руденко дигән авылда оештырылган 520нче укчы полкның взвод командиры ярдәмчесе итеп билгелиләр. “Һөҗүм вакытында фашист минасы төшеп шартлады һәм ярчыгы минем сул аякның тубыгыннан кереп, табан астыннан чыгып китте”, – дип яза ул. Бу юлы Тамбов шәһәрендә хәрби госпитальдә ике ай дәвалана.

Аксап йөри башлагач, тәҗрибәле сугышчы буларак, аны 204нче запас полкка яшь солдатларны өйрәтергә тәгаенлиләр. 1943 елның гыйнварында үзе өйрәткән сугышчылар белән фронтка китә. Орел өлкәсендә дошманга каршы көрәшүче 229нчы полкны тулыландыралар. Бу полк күп кенә авылларны дошманнан азат иткән була. “Кышкы салкын, тездән кар ерып һөҗүм итәбез, ачык яланда карны казып кунарга туры килә иде”, – дип яза ул. 1943 елның 8 февралендә кичкә таба командирлары алдагы авылны дошманнан тазартып, төнне шул авылда үткәрергә боерык бирә. Сугыш бик каты була. Атака вакытында Ногман абый дүртенчегә яралана һәм тугыз ай Горький шәһәрендә хәрби госпитальдә дәвалана. Яралары төзәлгәч, тагы да фронт юллары башлана. 1944 елның гыйнвар аенда I Украина фронтында 78-нче дивизия составындагы 223нче полкта хезмәт итә башлый. Украина җирләрен тулысынча азат итеп, Польшаны дошман баскынчыларыннан тазартуда да катнаша. Висла елгасын кичеп, Дембица, Милис шәһәрләрен азат иткәндә күрсәткән батырлыклары өчен “Кызыл Йолдыз” орденына лаек була. Аңа Югары Башкомандующий И.В.Сталинның Рәхмәт хаты да тапшырыла. Мондый бәхеткә ул биш мәртәбә лаек була. Шулай ук I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, “Батырлык өчен”, “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен” һәм башка хәрби медальләр белән бүләкләнә. Җиңү көнен Чехословакиянең Прага шәһәрендә каршылый. 1945 елның август аенда хәрби комиссия булып, III төркем сугыш инвалидын хәрби хезмәттән азат итәләр. 1945 елның 29 сентябрендә бүләк итеп бирелгән велосипедта биш ел Ватанга тугры хезмәт итеп туган авылына кайтып төшә. Бу тарихи велосипедның документын ул кадерләп, ядкарь итеп саклаган.

Шушы урында Ногман абыйның илебез азатлыгы өчен көрәшкән фронт юллары турындагы язмама нокта куям. Аның истәлекләреннән бер китап язып булыр иде. Эшләгән дәвердә беркайчан да үзенең сугышта күргәннәре турында сөйләмәде. Югыйсә, сугыш ветераннары белән күпме очрашулар үткәрә идек. Шулай да, Бөек Җиңүнең 65 еллыгын бәйрәм иткәндә, соңгы тапкыр булуын күңеле сизгәнме, канлы сугыш еллары турында әрнеп сөйләде дә сөйләде, ә залдагылар аның хәтерле, зиһенле булуына сокланып, тыңлады да, тыңлады.

Сугышта алган яралар сәламәтлеген нык какшата аның. Исән кайтып, 2-3 ел яши алсам иде, дигән фронтовик егетнең яшьлек дәртле, яшәүгә өмете көчле була күрәсең, әти-әни тәрбиясендә 2-3 ай ял иткәч, 1946 елның 10 гыйнварында яраткан эшен дәвам итә ул. 40 елга якын гомерен укыту-тәрбия эшенә, шуның 30 елын мәктәп директоры вазыйфасында эшләүгә багышлый. 1957 елда ук “РСФСРның атказанган укытучысы” исеменә лаек була. Эшләү дәверендә ике мәктәп, ашханә, хезмәт дәресләре өчен бина, яшь укытучылар өчен йорт төзетә. Сигезьеллык мәктәпне урта мәктәптә әйләндерү хәстәрен күрә һәм 1980 елда 30 бала урта мәктәпне тәмамлау турында аттестат ала.

Директорлык мәшәкатьләре күп көч һәм энергияне алса да, читтән торып Бөре укытучылар әзерләү институтын, аннан Башкорт дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлый. Укытучы үз белемен күтәрү өстендә күп эшли, ансыз мөмкин дә түгел. Чөнки ул агитколлектив җитәкчесе, лектор, 40 ел пропагандист, 25 ел партия оешмасы серетаре, 15 тапкыр авыл Советы депутаты, иптәшләр суды утырышчысы вазыйфаларын башкара.

Бер сөйләшеп утырганда мин аңа сорау бирдем: “Сез гомер буе бушка күпме эш башкаргансыз. Хәзер аңа үкенмисезме?” – дип сорадым. “Юк, элек акчалы эшме, бушкамы – һич уйламадык. Халык файдасына эшләгәнбез икән икән – аңа сөенеп бетә алмадык. Укытучы ни кадәр халык арасында күбрәк булса, шул кадәр авторитеты зуррак була”, – диде. Юкка мени аңа 1985 елда КПССНың өстәлгә куела торган медален тапшыралар. 1995 елда районның шәрәфле кешесе исеменә лаек була. 2008 елда “Чакмагыш районы алдындагы хезмәтләре өчен” билгесе тапшырыла. Мактау грамоталарының саны чиксез.

Мин 1971 елда Бәләбәй педагогия училищесын тәмамлап, хезмәт юлымны үз һөнәренең остасы булган Ногман Әхсән улы кул астында башлавыма сөенәм һәм ирешкән уңышларым өчен аңа иксез-чиксез рәхмәтлемен. Аңардагы намуслылык, гадилек, тырышлык, җаваплылык, һәр эшне җиренә җиткереп башкару, пөхтәлек кебек уңай сыйфатлар һәрберебезгә күчкәндер дип уйлыйм. Зур, тату коллективта укыта башладым. Белем бирү өч сменада оештырылган. Кичке мәктәптә авыл яшьләре белем ала. Укучылар дүрт авылдан йөреп укый. Мәктәп яны интернатында 40-50 бала яши. Ногман абыйның эше иртәнге сигездә башлана, төнге уникедә үзе мәктәпне бикләп кайтып китә. Ял көннәрендә дә мәктәптә.

Хуҗалык эшләре белән беррәттән методик эшкә зур игътибар бирә иде. Дәресләргә еш керә, һәрберсенә җентекле анализ ясый. Педсовет утырышларын эшкә дәрт уятырлык итеп, тиешле биеклектә үткәрә иде. Ата-аналар җыелышларын, ачык дәресләрне Каргалы, Яңа Каразирек башлангыч мәктәпләрендә ат җигеп барып үткәрә идек. Балалар белән колхозга ярдәм оештырганда һәрвакыт үзе җитәкчелек итте. Хезмәт тәрбиясенә аеруча әһәмият бирде. “Хезмәт кешене бизи”, – дигән әйтеме әле дә халык телендә. Яшь укытучыларга һәрвакыт үтемле киңәшләре белән ярдәм итте, аларның абруен күтәрү өчен тырышты. Аның кул астында эшләп, хезмәт чыныгуы алган, артабан районда җитәкче вазыйфасын уңышлы башкарган үзем белгән берничә коллегамны исемләп үтәсем килә. Алар – Камил Васиков, Рәсүл Фәйрузов, Фәвил Әһәдуллин, Рәшит Шәяхмәтов, Флүрә Сайфуллина, Ильмира Әминева һәм башкалар. Үземнең дә 38 еллык хезмәт стажымның 28 елы җитәкче вазыйфасында үтте. 2007 елда Ногман абый үзе егерме ел җитәкчелек иткән ветераннар оешмасы рәисе вазыйфасына мине тәкъдим итте һәм бүген мин аңа тугры калып, халык арасында булуымны дәвам итәм.

Хаклы ялга чыккач, ул безнең мәктәптә көтеп алынган кунак иде. Яше олыгайса да, егетләрчә атлап йөрде, йөзе яшь һәм матур булды. Шулай яшь булып калуының сере нидә икәнлеге белән кызыксынгач, ул: “Мин беркайчан да тәмәке тартмадым, хәмерне ризык итмәдем. Күзләр генә тимәсен, сәламәтлегемнең нык булуында тормыш иптәшем Заһира апагызның роле зур. Минем тазалыгым өчен ул гомер буе көрәште”, – диде. Әйе, авылдашым Заһира апа белән 1949 елда өйләнешеп, 63 елга якын тату гомер иттеләр. Берсе халыкка белем-тәрбия бирү өлкәсендә хезмәт салса, икенчесе халыкның сламәтлеге сагында торды. Үз хуҗалыклары да һәрвакыт тәртиптә булды. мал асрап, кош-корт карап яшәделәр. Бик кунакчыллар иде. Кайчан гына барма, тәмле ризыклары белән сыйлап чыгардылар. Үрнәкле гаиләдә белемле, тәрбияле өч ул үсте. Өлкәне Ришат районның данын күтәрүдә күп көч салган шәхес. Кечесе Рәшит Русиянең атказанган табибы, медицина фәннәре кандидаты, медицина хезмәте полковнигы. Гаиләсе белән Мәскәүдә яши. Уртанчысы Ринат Уфада “Химпром” заводында эшләп, гаиләсе белән туган нигезгә кайтып, туган йортның нурын сүндермәс өчен тырышты. Ләкин каты авыру аны арабыздан алып китте. Ногман абый һәм Заһира апа яшәгән йорт, үзләре булмаса да, авылга нур чәчеп тора, чөнки балалар, оныклар кайтып, мәрхүмнәр рухына Коръән ашлары үткәрәләр, догалар укыйлар.

Канкойгыч сугышның бөтен авырлыгын үз җилкәсендә татыган, сугыштан соң бөтен гомерен туган халкына багышлаган яугир-ветеран турында булды бу язмам. Ә бит алар миллионнар булган!

Миллионнарча корбан биреп,

Каннар түгеп, тир түгеп,

Яуланды ирек.

Исәннәргә саулык телик,

Мәрхүмнәргә башны иик –

“Дан сезгә!” – диик.

Рәзилә Нәбиева,

мәгариф ветераны.

Читайте нас: