Гәзитебезнең узган санында Уфа шәһәрендә Тамьян авылында туып-үскән ике Бөек ватан сугышы ветераны яшәве, алай гына да түгел, аларның күрше йортларда гына диярлек гомер кичерүләре һәм берберсе белән даими аралашып торулары турында хәбәр иткән идек. Каһарманнарның берсе – отставкадагы гвардия полковнигы миншәех Тимершәех улы Булатов турында мәкалә белән аның ике шигырен дә бастырып чыгардык. Ә бүген, вәгъдә ителгәнчә, аның яшьтәше һәм авылдашы Касыйм Әхкәметдин улы Шәйхиев турында сөйләп үтәчәкбез.
Румынияне Азат итүдә катнашкан
Күәш елгасы буенда сыенып утырган Тамьян авылында 1927 елның 7 ноябрендә гади колхозчы гаиләсендә туган малайга Касыйм исемен кушалар. Әхкәметдин абзыйның җиде баласы арасында шук-теремек, җор сүзле, йөгерек булып үсә ул. Рәхәтләнеп уйнар чагын Бөек Ватан сугышы бүлә: аның кебек үсмер малайлар һәм кызлар көче җитәр-җитмәс авыр эшләрне өлкәннәр – карт-коры һәм башлыча хатын-кызлар белән бергәләп башкара. Сугыш чорын- да законнар барысына да бер: тиешле вакытында эштә булырга тиешсең, әгәр сиңа ышанып тапшырылган игеннең бөртеген генә дә югалтасың икән – ирекле тормышыңа да чик куелырга мөмкин. Касыйм башлыча атлар арасында була: аларны карый-тәрбияли, төнлә тибендә саклый, эшкә җигеп бирә, дигәндәй. Шул ук вакытта башка эшләрдә дә кайный. Аның хәтерендә кыш кар астында калып кышлаган бөртекләрдән икмәк пешереп ашап, септик ангина чиреннән көненә дистәләгән кешеләрнең үлүе, аларны җирләр өчен иртәдән кичкә кадәр аның, тагын берничә кешенең каберләр казып җәфалануы аеруча ачык саклана. Касыйм 1945 елның гыйнварында 9 авылдашы-яшьтәше белән бергә хәрби хезмәткә чакырыла. Уфага кадәр үсмерләр җәүләп – ике көн буе баралар. Биредә аларны яңадан комиссия аша үткәрәләр һәм төрле хәрби белгечлекләр буенча әзерлек үзәкләренә озаталар. Касыйм тизләтелгән элемтәчеләр әзерләү курсларын үтә һәм алар эшелоны бу мәлдә Европа илләрен фашизм коллыгыннан азат итүче частькә гыйнвар азагында ук барып җитә. Якташыбызга Румынияне, Болгарияне немец-фашист илбасарларыннан азат итүдә катнашырга туры килә. Яссы шәһәре янындагы алышта тыл белән алгы сызык арасына телефон кабеле сузып, тәүге хәрби чирканчыгын алуы бүген дә хәтерендә яхшы саклана. Әлбәттә, яшь солдатларны тәҗрибәле сугышчылар төрлечә сакларга тырыша, турыдан-туры ут эченә кертмиләр үзен. Шулай да янәшәдә генә дәһшәтле алышлар баруы, дошманны үз өненә таба кууда
үзеннән өлеш тә булуы яшь яугиргә ышаныч өсти, рухландырып тора. 9 май таңын алар часте Болгариядә каршылый. Артабан да берничә ел армия хезмәтен үтәргә туры килә әле. Демобилизацияләнеп туган ягына кайтканда күкрәген берничә медаль бизи үзенең, артабан алар янына тыныч хезмәт елларында алганнары, юбилей медальләре өстәлә. Бөек Җиңүнең 40 еллыгын бәйрәм иткәндә беренче дәрәҗә Ватан сугышы орденына да лаек була. Касыйм тормышын “Башнефтегеофизика” берләшмәсе белән бәйли. Биредә ул геология-эзләнү экспедицияләрендә төрле хезмәтләр башкара, яше тулып, 1987 елда лаеклы ялга киткәч тә берничә ел җибәрмиләр әле үзен. Өлкәнәя бара, чирләр ныклап сиздерә башлагач кына эштән туктый. Яшьлек-яшьлек инде: 1952 елда ул Кушнаренко районы Иске Тукмаклы авылы кызы Зөһрәне гомерлек яры итә. Зөһрә Әхмәтвәли кызы да 1927 елда туган, Бөек Ватан сугышы елларында үсмер көенчә авылда эшләгән, артабан башкалага килеп “Гидравлика” берләшмәсенә станокчы булып урнашкан. Алар 68 ел бергә матур гомер кичерәләр инде. Касыйм Әхкәметдин улы да, тормыш иптәше дә һәрвакыт үрнәкле эшләре өчен макталып, күп санлы Почет грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгәннәр. Гаилә башлыгының фронтовик бүләкләре янына “Фидакарь хезмәт өчен. В.И.Ленинның тууына 100ел тулу уңаеннан” медале, “Бишьеллык алдынгысы”, “Коммунистик хезмәт ударнигы” билгеләре өстәлгән.
Унынчы дистәләрен ваклап килгәндә дә Шәйхиевлар чагыштырмача нык әле. Касыйм абый азыктөлек һәм башка кирәк-яраклар артыннан һәр көнне диярлек бишенче каттагы фатирларыннан җәяүләп төшеп йөри. Авылдашы, яшьтәше Миншәех Булатов белән күршедәш яшәүләрнә ике дистәләп ел гына булса да, даими аралашырга тырышалар. Бу юлы да Миншәех абый балачагы картәниләрендә Тамьянда үткән данлы якташыбыз, юстиция ветераны Илдар Гайнулла улы Әһәдуллин белән икебезне үзләренә алып килгәч, өлкәннәрнең кәефләре күтәрелеп китте. Касыйм Әхкәметдин улының да якташларына изге теләкләре җи- тәрлек иде: “Туган җиремнән аерылган кеше түгелмен: башкалада яшим, авылда туганнар белән элемтәдә торам. Элек ешрак кайтыла иде, хәзер сирәкләдем инде – еллар сиздерә бит. Матур тугайлары, шат йөзле, булдыклы эшчән халкы белән һәрчак горурланам. Әйтәсе килгәннәрем шул: алдагы тормышыгыз да матур, бәхетле булсын. Яшәүнең кадерен белеп яшәгез, сугыш афәтләре кичерергә язмасын”. Хөрмәтле аксакал безне озата төште. Ныклы адымнар белән җиргә басып, ул, безнең белән саубуллашкач, якындагы кибеткә азык-төлек алырга барачагын белдерде. Кул кысышканда эшчән бармакларының җылысы бәрелеп китте – димәк, яшәү дәрте сүрелмәгән әле. …Тамьян авылыннан чыккан баһадир якташлар турында әлегә шулар. Без аларның икесенә дә ныклы сәламәтлек, бәрәкәтле, бәхетле озын гомер юллары алда да дәвамлы булуын телибез.