ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
23 сентябрь 2021, 16:50

Биш райондашыбыз Грантка лаек булды

Шушы көннәрдә шатлыклы хәбәр килеп иреште. Балаларга белем һәм тәрбия бирү өлкәсендә хезмәт салган биш райондашыбызның Башкортстан Республиканың авыл җирлегендә яшәүче һәм эшләүче яшь укытучыларга бүленә торган грантлар конкурсында җиңү яулавы билгеле булды.

Биш райондашыбыз Грантка лаек булды
Биш райондашыбыз Грантка лаек булды

Шушы көннәрдә шатлыклы хәбәр килеп иреште. Балаларга белем һәм тәрбия бирү өлкәсендә хезмәт салган биш райондашыбызның Башкортстан Республиканың авыл җирлегендә яшәүче һәм эшләүче яшь укытучыларга бүленә торган грантлар конкурсында җиңү яулавы билгеле булды.
Бу акчалата бүләккә җирлектә яшәүче халыкның саны 15 мең кешедән артмаган авыл районнарында һәм кече шәһәрләрдә мәктәптә ике елдан да ким эшләмәгән һәм яшьләре 35 яшьтән өлкәнрәк булмаган укытучылар лаек булды. Бәйгедә катнашучылар грантка дәгъва итүченең һөнәри һәм үзләре эшләгән мәгариф учреждениесенең артабангы үсешен һәм укучыларның югары казанышларга ирешүен күзаллаган белем бирү проектын эшләп, комиссия хөкеменә тәкъдим иттеләр.
Агымдагы елда бу дәүләт бүлегенә республикан төрле төбәкләрендә яшәүче 100 яшь педагог лаек булды. алар арасында биш яшь райондашыбыз да булуы сөенечле. Алар: Чакмагыш беренче урта мәктәбеннән Римма Фәрхад кызы Гәрәева, Зөлфия Ильяс кызы Митрофанова һәм Чакмагыш гимназиясеннән Лиана Фларид кызы Бакиева, Лиана Илгиз кызы Мәһәдиева, Руслан Гамәр улы Таҗетдинов. Югары һөнәри осталыкларын мәртәбәле конкурста җиңү белән исбатлаган яшь райондашларыбызга артабан да югары казанышларга ирешүләрен һәм хезмәтләрендә уңышлар телибез.

Фото интернет челтәрендәге ачык чыганактан алынды.

Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас: