ИГЕНЧЕ
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
30 сентябрь 2021, 10:47

Хезмәт ветераны Флүрә Янгировага – 90 яшь

Тозлыкуш авылында гомер итүче хезмәт ветераны Флүрә Хәбибулла кызы Янгирова шушы көннәрдә олуг юбилеен – 90 яшен каршы алды. Аны бу күркәм дата белән котларга авыл биләмәсе хакимияте вәкилләре, балалары җыелды.

Хезмәт ветераны Флүрә Янгировага – 90 яшь
Хезмәт ветераны Флүрә Янгировага – 90 яшь

Тозлыкуш авылында гомер итүче хезмәт ветераны Флүрә Хәбибулла кызы Янгирова шушы көннәрдә олуг юбилеен – 90 яшен каршы алды. Аны бу күркәм дата белән котларга авыл биләмәсе хакимияте вәкилләре, балалары җыелды. Авыл биләмәсе башлыгы Рамил Камил улы Вәлиәхмәтов Бөек Ватан сугышы елларында һәм сугыштан соңгы елларда җиңүгә зур өлеш керткәне өчен юбилярга рәхмәт белдереп, ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, якыннарының йөрәк җылысын озын-озак тоеп яшәвен теләде. Котлау тантанасында шулай ук Русия Президенты Владимир Владимирович Путинның рәсми котлау хаты, муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев исеменнән Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырылды. Үз чиратында “Алга” кооперативының профком рәисе Гөлсара Шәехова да юбилярга изге теләкләрен җиткереп, истәлекле бүләк тапшырды.

Гомерләре буе хезмәттә кайнаган, сугыш һәм сугыштан соңгы авырлыкларны иңнәрендә күтәргән әби-бабайларыбыз картлык көннәрендә зур игътибарга, хөрмәткә лаек. Апабыз да тормыш иптәше белән туган колхозында хезмәт сала, итәгатьле һәм хезмәт сөючән 4 балага гомер биреп, олы тормыш юлына озата. Бүгенге көндә Флүрә апа картлыгын балалары белән бик матур һәм кадерле шартларда каршы ала.

Сугышның барлык авырлыкларын үз җилкәсендә татыган, олы тормыш юлы үткән Флүрә Хәбибулла кызы хәтер сандыгын яңартып, истәлекләре белән уртаклашты. Авыр сынаулар аша үтәргә туры килгән Бөек Ватан сугышы буыны булган ветеран һәммәсендә дә тик чиксез горурлану һәм соклану хисләре генә уятты.

90 яшькә җитү – бик мөһим һәм әһәмиятле вакыйга, чөнки мондый олы яшьне һәркемгә дә каршыларга насыйп булмый.

Биредәгеләр юбилярга балаларының күңел җылысын, кадер-хөрмәтен тоеп, күңел көрлеге, рух ныклыгы һәм куаныч-шатлыкларга уралып озын-озак гомер кичерүен теләделәр.

 

 

Мәгълүмат һәм фотосүрәтләр чыганагы: Тозлыкуш модельле китапханәсенең “Бәйләнештә” социаль челтәре сәхифәсе.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: