ИГЕНЧЕ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
30 сентябрь 2021, 10:49

Кабактан сут

Көз мизгеле – хуҗабикәләр өчен мәшәкатьле чор. Кайнатмалар белән эшне бетерүгә, кышкылыкка салатлар, компотлар әзерләү мәле бара. Тәме дә шәп, яхшы да саклана. Булмаса, сез дә эшләп карагыз.

Кирәк булачак:

2 кг тазартылган кабак,

200 гр шикәр,

2 эре әфлисун суты,

0,5 чәй калагы лимон кислотасы,

2 лимон.

Әлеге азык-төлек якынча алынды, аны үзегезгә ничек ошый, шулай кулланыгыз.

Кабакны тышыннан һәм эченнән тазартып, кисәкләргә телгәләп, кәстрүлгә салабыз. Өсте капланганчы су салабыз. Талгын утта кабак пешеп чыкканчы тотабыз. Артабан кабакны блендер белән изәбез. Әфлисун сутын, шикәр, лимон кислотасын кушып, тагын да утка куябыз. 15 минуттан соң лимон суты өстибез. Азак стерилләнгән банкаларга тутырып ябып куярга.

Мәгълүмат һәм фото чыганагы: “Авыл хатыны” төркеменең “Бәйләнештә” социаль челтәре сәхифәсе.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: