ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
4 октябрь 2021, 16:35

Иминлек һәм тынычлык тәэмин итеп

4 октябрьдә илебездә Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының гражданнар оборонасы көне билгеләнә. Гражданнар оборонасының тормышыбызда тоткан роле элеккечә бәһалап беткесез. Ул тыныч тормышта һәм хәрби хәрәкәтләр вакытында халкыбызның иминлеген саклауда гаять зур роль уйный. Шул уңайдан Чакмагыш янгын сүндерү часте территориясендә алдынгы хезмәткәрләрне хөрмәтләү тантанасы үтте.  

Иминлек һәм тынычлык тәэмин итеп
Иминлек һәм тынычлык тәэмин итеп

4 октябрьдә илебездә Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының гражданнар оборонасы көне билгеләнә. Гражданнар оборонасының тормышыбызда тоткан роле элеккечә бәһалап беткесез. Ул тыныч тормышта һәм хәрби хәрәкәтләр вакытында халкыбызның иминлеген саклауда гаять зур роль уйный. Шул уңайдан Чакмагыш янгын сүндерү часте территориясендә алдынгы хезмәткәрләрне хөрмәтләү тантанасы үтте.

Муниципаль район хакимияте башлыгының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча урынбасары Таһир Флүр улы Мостаев әлеге датаның тарихын искә төшереп үтте, тәбрикләү сүзләрен җиткерде.

– Гражданнар оборонасының төп бурычы – гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм булдырмау.Ул нәкъ ил халкын яклау белән бәйле. Чакмагыш районында яшәүчеләрнең тормышы сезнең эшчәнлегегез белән турыдан-туры бәйле. Сез иртәдән кичкә кадәр кизү торасыз. Сезнең арагызда бар яклап та яхшы әзерлеге, тәвәкәллеге белән аерылып торучылар да бар. Муниципаль район хакимияте һәм шәхсән үз исемемнән чын күңелдән бәйрәм белән котлыйм, ныклы сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге телим.

Тәбрикләү чыгышыннан соң Таһир Флүр улы Иске Калмаш авыл биләмәсенең ирекле янгын сүндерү командасы водителе Айрат Әсгать улы Суховны, ”Заря” авыл хуҗалыгы кооперативының ирекле янгын сүндерү командасы водителе Салават Әүхәт улы Гыйльвановны, Яңа Балтач урта мәктәбенең тормыш хәвефсезлеге нигезләре укытучысы Рәсим Гамил улы Сафиуллинны, Рапат урта мәктәбенең тормыш хәвефсезлеге нигезләре укытучысы Рим Фаил улы Шәйдуллинны, муниципаль районның Бердәм дежур-диспетчер хезмәте диспетчерлары Эльвира Әнсаф кызы Рәхимованы, Артур Марат улы Яхинны һәм Лилия Рәис кызы Миңнегалиеваны күпъеллык намуслы хезмәтләре, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча бердәм дәүләт системасын үстерүгә зур өлеш кертүләре өчен муниципаль район хакимиятенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча баш идарәсенең 94 нче янгын сүндерү-коткару бүлегенең 18че федераль янгынга каршы хезмәте начальнигы Азат Нурихан улы Сәитов та тәбрикләүгә ихлас кушылды. “Без бергә мөһим һәм игелекле эш башкарабыз – кешеләргә ярдәм итәбез. Авыр хезмәтегездә сәламәтлек һәм уңышлар телим”, – диде ул чара ахырында.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: