ИГЕНЧЕ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
4 октябрь 2021, 16:25

Шахмат уеннары – музейда

Уфада шахматлар буенча чемпионат суперфиналлары үтәчәк

Шахмат уеннары – музейда
Шахмат уеннары – музейда

Уфада шахматлар буенча чемпионат суперфиналлары үтәчәк
8 октябрьдә республикабыз башкаласында шахмат уеннары буенча Русия чемпионатларының суперфиналлары башлана. Бу чемпионат ир-егетләр арасында – 74нче, хатын-кызлар арасында 71нче тапкыр үтә. Ярышлар “Музейларда шахматлар” программасы чикләрендә үтә. Аны Русиянең Шахматлар федерациясе белән Елена һәм Геннадий Тимченколарның шәфкатьлелек фонды гамәлгә ашыра.
“Бу суперфиналларны Уфада үткәрү – Русия Шахматлар федерациясенең безнең 10 еллык эшчәнлекне югары баһалавы билгесе, – ди бу хакта интеллектуаль уеннар спорт клубы директоры Әмир Даукаев. – Башкортстан күп санлы кешеләр җәлеп ителгән шахмат уеннарының үсеше буенча илдә лидер төбәкләр арасында. Әлеге үсешне “Взлетай”, “Белая ладья” программалары һәм башка проектлар тәэмин итә”.
Чемпионатлар суперфиналларына илнең төрле төбәкләреннән күп санлы спортсменнар килә. Спорт ярышларын ачу тантанасы М.Нестеров исемендәге Башкортстан дәүләт сәнгать музеенда үтә. Турнирлар 11 турга бүлеп оештырыла. Уен партияләре Nesterov Plaza отелендә оештырыла. Гомум приз фонды 11 млн. сум булачак. Шулай ук гроссмейстерлар яшь шахматчылар өчен да бервакыттагы уен сеанслары да үткәрер дип көтелә.
Фото һәм мәгълүмат чыганагы: “Башинформ” агентлыгы порталы.

Автор:Рәзилә Арыҫланова
Читайте нас: