ИГЕНЧЕ
+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
4 октябрь 2021, 11:48

Тормыш сукмагыннан 50 ел бергә

Күп еллар иңгә иң терәшеп тигез гомер иткән парлар һәрвакыт соклану һәм хөрмәт уята. Шундыйларның берсе – алтын туйга кадәр мәхәббәт һәм аңлашуда яшәгән Тайняш авылы парлары – Рәйнә Хәниф кызы һәм Мөдәрис Хуҗин улы Гариповлар. Алар – бөтен гомерләрен яшь буынны тәрбияләүгә багышлаган халык мәгарифе отличниклары, педагогик хезмәт ветераннары, тумыштан сәләтле укытучылар.

Гариповлар ярты гасыр элек теркәлгән никахның ныклыгына күптәннән инде тикшерү узган, бер-берсенә бирелгән вәгъдәләренә тугры калганнар. Тату гаиләдә ике кыз һәм бер ул тәрбияләп үстергәннәр. Бу күркәм парның хисләре вакыт агымына буйсынмыйча, гаиләдә бер-береңә карата мәхәббәт, хөрмәт һәм ышаныч хөкем сөрә.

Әлеге истәлекле вакыйга уңаеннан хөрмәтле парны котларга йортларына Тайняш авылы биләмәсе башлыгы Х.Р. Исхаков һәм мәдәният хезмәткәрләре дә килгән иде. Алар Башкортстан Республикасы Башлыгы Р.Ф. Хәбиров исеменнен котлау открыткасы һәм бүләк тапшырды, бәхетле парга саулык, озын гомер һәм рух күтәренкелеге, ныклы гаилә эстафетасын буыннан-буынга тапшыруларын теләп, изге теләкләрен юллады.

Мәгълүмат һәм фотосүрәтләр чыганагы: Тайняш авылы китапханәсенең “Бәйләнештә” социаль челтәре сәхифәсе.

Автор:Илсөяр Гайсина әзерләде
Читайте нас: