ИГЕНЧЕ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
28 октябрь 2021, 15:40

Өлкән яшьтәге райондашларыбыз сәламәтлеген кайгыртып

Яңа коронавирус инфекциясе таралу хәвефе белән бәйле санитар-эпидемиологик хәлне исәпкә алып, бүгенге көндә сәламәтлегебезгә карата игътибарлы булу, явыз вирустан саклану чараларын төгәл үтәү, сәламәт яшәү рәвеше алып бару мөһим. Пандемия шартларында өлкән яшьтәгеләр, коронавирус каршында иң бирешүчән кешеләр буларак, аеруча хәвеф төркемендә тора.  

Бүген, Картәниләр һәм картәтиләр көнендә, үзәк район дәваханәсендә “Бердәм Русия” партиясенең “Наша забота” проекты чикләрендә өлкән буын вәкилләре өчен “Өлкәннәрне кайгырту” (“Забота о пожилых”) акциясе үтте. Чара барышында 29нчы прививкалар ясау кабинетына коронавирус инфекциясенә каршы вакцина кадату процедурасына килгән 65 яшьтән өлкәнрәк райондашларыбызга “Без бергә” ирекмәннәр хәрәкәте волонтерлары “сәламәтлек посылкалары” тапшырдылар. Әлеге акциядә катнашучылар вакцина ясатып үз-үзләрен (һәм шул исәптән туганнарын, якыннарын да) вирустан саклап калу мөмкинлегенә дә ия, бер үк вакытта бүләкле дә булдылар.

Биредә барлык шартлар да санитар-гигиеник таләпләргә җавап бирә. Вакциналар суыткычта саклана. Прививка ясатырга килүчеләр иң тәүдә табиб тикшеренүе үтәләр: кан басымы үлчәнә, пульс тикшерелә, кандагы кислород күләме (сатурация) ачыклана. Шуннан соң гына пациентка прививка ясарга рөхсәт ителә. Вакцина ясау махсус җиһазландырылган процедура кабинетында башкарыла.

“Гыйнварь аенда гына коронавирус белән авырып Зубово ковид госпиталендә ятып чыктым, бик авыр хәлдә булдым. Кешеләрнең дә бик интегеп ятканнарына үзем шаһит булдым, үзем дә бу чирне авыр кичердем. Шуңа күрә бүген үз теләгем белән вакцина кадатырга дип килдем. Гаиләмдә дә һәммәсе дә әлеге вируска каршы прививка ясатты, оныгым да армиядән үк ясатып кайтты. Кешеләр чирләмәсен иде, олылар да, яшьләр дә курыкмасын, ясатсын иде. Чирләве бик авыр бит. Исән калу өчен, туганнарыбызны, әйләнә-тирәдәгеләрне бу афәтле чирдән саклап калу өчен безгә вакцина ясату мөһим. Бүген менә прививка да ясаттым, бүләкле дә булдым, зур рәхмәт. Без, өлкән буын вәкилләренә күп кирәкми шул: аз гына игътибар, җылы сүз дә җитә”, – диде Каразиректән Роза апа Хәкимова.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: