+18 °С
Ачык
“Икътисад бүген” федераль бизнес-агентлыгы нинди кан төркемнәренең ныклы иммунитетка ия булулары турындагы тикшерү нәтиҗәләрен белдерде.
Кан төркемнәре вирус инфекциясе вакытында кеше интерферонына йогынты ясый, бу иммунитет белән турыдан-туры бәйле. Интерферон – ул аксым. Алар организмга кергән вирус, бактерияләргә һәм башка химик элементлар белән күзәнәкләр ярдәмендә көрәшә.
Тикшерүләр күзәтүенчә, иң көчле иммунитетлы булып 4 нче кан төркеме санала. Мондый кешеләрнең 92%да аксым яхшы эшкәртелә икән.
1 нче һәм 3 нче кан төркемнәрендә бу 80-91 % тәшкил итә. Ә менә 2 нче кан төркеменә ия булучылар еш чирлиләр икән, чөнки аларның организмында аксым бүлеп чыгару сәләте 40% ким.
Фото һәм мәгълүмат “Сова” сайтыннан алынды.