ИГЕНЧЕ
-2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
19 ноябрь 2021, 12:18

Рейд нәтиҗәләре сөенерлек түгел

Район үзәгендә сәүдә нокталарына чыгып Республика Башлыгы игълан иткән Указның үтәлешен тикшерү максатында чираттагы рейд үтте

Рейд нәтиҗәләре сөенерлек түгел
Рейд нәтиҗәләре сөенерлек түгел

Район үзәгендә сәүдә нокталарына чыгып Республика Башлыгы игълан иткән Указның үтәлешен тикшерү максатында чираттагы рейд үтте

Мәгълүматлар буенча, соңгы вакытта районда коронавирустан шәхси саклану чараларын бозу очраклары артуы күзәтелә. Гәзитебезнең алдагы саннарында хәбәр итүебезчә, сәүдә нокталарында санитар таләпләрең үтәлешен тикшерүләр барышында күп җитешсезлекләр ачыкланды, санитария – эпидемиологик кагыйдәләрне бозу очраклары күзәтелде. Алар буенча кисәтүләр ясалды.

Билгеле булуынча, 10 ноябрьдән сәүдә үзәкләренә генә түгел, гипермаркетларга һәм эре кибетләргә дә керү вакциналану турындагы сертификат булганда гына мөмкин. Көн саен аларга йөзләгән кеше йөри, күбесенең ковидка каршы таләпләрне тупас рәвештә бозулары күзәтелә. Шул аркада районда рейдлар тагын да көчәйтелде һәм дәвам итә, искәрмәләрне бетерү максатында чаралар күрелә.

Республика Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров Указы белән гамәлгә кертелгән чикләүләрнең ни дәрәҗәдә төгәл үтәлүен, җитешсезлекләрне, искәрмәләрне бетерү буенча күрелгән чараларны бәһалау максатында оештырылган чираттагы рейдта икътисад һәм сәүдә бүлеге начальнигы Рима Рим кызы Рәхимова, полиция хезмәткәрләре һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Рейд барышында “Светофор” кибет-склады, “Sofard” мебель салоны һәм “Бамбук” кибетләрендә сатып алучыларның һәм сатучыларның хәвефсезлеген тәэмин итүдә санитар таләпләрнең үтәлеше тикшерелде. Алар сатучыларда антисептик, бер тапкыр кулланыла торган битлекләр булу-булмавы, QR-кодлар белән кертү системасынын ни дәрәҗәдә үтәлүе һәм башка таләпләр белән кызыксынды.

 

 

Язманың тулы вариантын “Игенче” гәзитендә укырга була.

Рейд нәтиҗәләре сөенерлек түгел
Рейд нәтиҗәләре сөенерлек түгел
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: