ИГЕНЧЕ
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
8 декабрь 2021, 11:55

Һәр проект буенча объектлар безнең җирлектә дә бар

Гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыру республикада һәм районда яшәүчеләргә нинди уңайлыклар тудырырга ярдәм итә?

Һәр проект буенча объектлар безнең җирлектә дә бар
Һәр проект буенча объектлар безнең җирлектә дә бар

Башкортстан Хөкүмәтендә үткән киңәшмәдә төбәктә соңгы бер эчендә гомумдәүләт проектларын тормышка ашыру чикләрендә күләмле эшләр башкарылганы турында сүз барды. Агымдагы елда республикада әлеге проектларны гамәлгә ашыру өчен бүленгән акча күләме 29 млрд. сумга якын булды. Аның 20,5 млрд. сумы федераль казнадан бүленгән, 8,5 млрд. сумы – республика бюджеты акчасы. Оператив киңәшмәдә чыгыш яса[1]ган Башкортстан Хөкүмәте вице[1]премьеры Илшат Таҗетдинов (ул гомумдәүләт проектлары буенча эшчәнлеккә кураторлык алып бара) билгеләвечә, 1 ноябрьгә касса башкаруы күләме 19,3 млрд. сум тәшкил иткән. Бу – еллык планның 66,5 проценты. “Урындагы бюджетларга бюджет ара трансферларының күләме якынча 11 млрд. сум тәшкил итә. Бу акчаның 96 процентка якын өлеше ике – “Торак һәм шәһәр мохите” (6,9 млрд. сум) белән “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” (3,6 млрд. сум) проектларына туры килә”, – дип билгеләде ул. Инфраструктурага кагылышлы гомумдәүләт проектларын тормышка ашыру нәтиҗәсендә быел гына 82 җәмәгать территориясе төзекләндерелгән, 180 километр озынлыктагы юллар ремонтланган, Уфа шәһәрендә Агыйдел елгасы аша салынган яңа күпер-кушылма ачылган. Йорт алларын төзекләндерү юнәлешендәге эшләр безнең районда да тукталып тормый. Район үзәген-дә җәйге-көзге айларда елга яры төзекләндереп, аның тирә-ягын ямь-ләү буенча да зур күләмле эшләр башкарылды. Аблай, Иске Калмаш авылларында яңа ял парклары файдалануга тапшырылды. Язгы айлардан башлап район үзәгендә һәм авыл урамнарында юлларны ремонтлау-яңарту эшләре тукталып тормады. Әлеге вакытта Чакмагышның беренче микрорайонында эш кайный – йорт алды территориясен комплекслы төзекләндерү эшләренә ныклы әзерлек башланды. Әлегә һава шартлары да моңа булышлык итә. Бу атналарда җир эшләре башкарылды, бордюрлар урнаштырыла. Киләсе елда әлеге территорияне төзекләндерү эшләре дәвам иттереләчәк, дип планлаштырыла, монда асфальт түшәлеп, кече архитектура формалары, эскәмияләр, яктырткыч фонарьлар урнаштыру, балалар мәйданчыгын җиһазлау күзаллана. Киңәшмәдә билгеләнүенчә, 2 млн. квадрат метрга якын торак файдалануга тапшырылган, авария хәлендәге 15 мең квадрат метр күләмендәге йортлардан кешеләр күчерелгән. Республиканың Дуван районында каты көнкүреш калдыклары полигоны һәм чүп-чар сортировкалау цехы төзелгән. Белем бирү өлкәсенә кагылышлы проектлар турында сөйләгәндә, Башкортстанда “Мәгариф” гомум дәүләт проекты чикләрендә 207 фәнни-гамәли һәм технологик юнәлештәге белем үзәкләре ачылган. Бу җәһәттән районыбызның өч мәктәбендә быел алда әйтелгән юнәлештәге “Үсеш ноктасы” үзәкләре ачылуы турында билгеләп үтү урынлы булыр, дип уйлыйбыз. Стәрлетамакта “Кванториум” технопаркы булдырылган, дүрт урта һөнәри уку йортында заман таләпләренә җавап бирерлек матдитехник базалы 20 остаханә ачылган. Моннан тыш, ел ахырына кадәр Салават районында 190 урынлык балалар бакчасы, Нефтекама шәһәрендә һәм Уфа районының Булгаково поселогында мәктәпләр файдалануга тапшырылыр, дип көтелә. Безнең район үзәгендәге башлангыч мәктәп мәктәптә дә төзелеш эшләре бара. “Сәламәтлек саклау өлкәсендә дә яңалыклар байтак. Республика онкология диспансерына, шулай онкобүлекләр һәм төбәктәге йөрәккан тамырлары үзәкләренә 43 данә югары технологияле медицина җиһазлары кайтарылды. Онкологик авырулардан җәфа чигүчеләргә ярдәм күрсәтү максатында Уфаның 32нче поликлиникасы, Мәсәгутьтәге Дуван районы дәваханәсендә, Салават һәм Сибай шәһәрләре дәваханәләрендә амбулатор үзәкләр ачылды”, – дип билгеләде Илшат Таҗетдинов. “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты чикләрендә безнең район-да да Калмашбаш, Кашкар һәм Имәнлекул авылларында яңа фельдшер-акушерлык пунктлары кайтарылды. Озакламый Тайняш, Каргалы һәм Иске Үзмәш авылларында да мондый пунктлар монтажлана башлар, дип көтелә. Район үзәк дәваханәсе поликлиникасының яңа корпусында төзелеш эшләре дәвам итә. Мәдәният тармагы турында сөйләгәндә, республиканың төрле төбәкләрендә урнашкан 12 мәдәният учреждениесендә реновация тәмамланган. Дүрт автоклуб сатып алынган, өч модельле китапханә ачылган. Аларның берсе – безнең районның Иске Калмаш авылында үз ишекләрен ачты. Хәзер ул олысыкечесенең яраткан мәдәни ял урынына әверелде. Санап үтелгән башкарылган эшләрдән тыш, Стәрлетамакта «IT-куб» балаларга санлы белем бирү үзәген төзү, Караидел районында күп функцияле авыл мәдәният йортын файдалануга тапшыру, яАны гамәлгә кертү район халкын барлык билгеләнгән нормалар таләпләренә туры килүче чиста белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Әлеге вакытта объектта төзелеш-монтаж эшләре тәмамлану алдында тора, аның тирә-ягы төзекләндерелә. Бу эшләрне ел ахырына кадәр тәмамлау планлаштырыла. Бу гомумдәүләт проектлары Русия Президенты В.В.Путин тәкъдиме белән илнең барлык төбәкләрендә дә тормышка ашырыла

Автор:Рәзилә Арсланова әзерләде
Читайте нас: