ИГЕНЧЕ
+29 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Новости
12 гыйнвар 2022, 16:45

Балаларга янгын хәвефсезлеге турында

Ут – табигатьнең иң зур могҗизаларыннан берсе. Аның белән кеше үз яшәеш чорында танышкан. Ул кешегә җылылык, яктылык бүләк иткән. Әмма кеше контроленнән чыгып, ут куркыныч бәла-казага әверелергә дә мөмкин. Бәхетсез очракларның күбесе еш кына караучысыз калдырылган балаларның ут белән уйнавы нәтиҗәсендә килеп чыга. Алар ялгызы калгач, тирә-якны күзәтә һәм өйрәнә башлый. Кызганычка каршы, җиңел фикер йөртеп, шырпы яки зажигалка кебек әйберләрне бала үрелеп алырлык урында калдыру кебек битарафлык күрсәтү очраклары аркасында аяныч вакыйгалар кабатланып тора. Янгыннарны булдырмас өчен аның ни өчен килеп чыгуы турында белү мөһим. Моның сәбәбе нидә соң? Янгын чыккан очракта нишләргә?

Киндеркул авылы мәдәният йорты мөдире Раушания Гәрәева балалар белән “Шырпы – уенчык түгел” дип исемләнгән танып-белү әңгәмәсе үткәрде. Әлеге чараның максаты – кешеләр күп җыела торган объектларда янгын вакытында үзеңне ничек тотарга, янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен ничек үтәргә кирәклеге белән таныштыру. Әңгәмә барышында укучыларга янгын чыгу сәбәпләре аңлатылды, янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре ныгытылды, янгын чыккан вакытта нинди телефон саннары буенча шалтыратырга кирәклеге искә төшерелде.

Чара ахырында һәммәсе дә янгыннардан саклануның төп ысулы – үзеңә аның сәбәбе булмаска, дигән нәтиҗә ясадылар. Янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен үтәү сәламәтлекне һәм гомерләрне сакларга ярдәм итәчәк. Әңгәмә ахырында малайлар һәм кызлар игътибарына янгын хәвефсезлеге кагыйдәләренә багышланган тематик өстәл- күргәзмә тәкъдим ителде.

Мәгълүмат һәм фотоүрәтләр чыганагы: Киндеркүл мәдәният йортының “Бәйләнештә” социаль челтәре сәхифәсе.

Автор:Илсөяр Гайсина әзерләде
Читайте нас: