ИГЕНЧЕ
+24 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
20 гыйнвар 2022, 10:29

Иң өстенлеклесе – урам юлына ия булу

Җирле инициативаларны хуплау программасы

Иң өстенлеклесе – урам юлына ия булу
Иң өстенлеклесе – урам юлына ия булу

Яңа Балтач авыл Советы авыл биләмәсе Җирле инициативаларны хуплау программасында ул гамәлгә кергәннән алып һәр ел катнашып килә һәм биредә яшәгән авыллар халкы хәл ителеше кичектергесез дип исәпләп, бердәмлек белән тормышка ашыруга алынган һәр мәсьәлә уңай чишелеш таба килә. Агымдагы елда Югары Каръяуды авылында яшәүчеләрне борчыган иң төп мәсьәлә – урамга юл күтәртеп эшләтүне күтәреп чыктылар һәм аны хәл итүгә бердәм тотындылар да. Күренекле якташыбыз – Бөре шәһәрендә Башкортстан дәүләт университеты филиалын күп еллар җитәкләгән, күптән түгел фаҗигале рәвештә дөньядан киткән Салават Мөдәрис улы Усманов исемен йөрткән Югары Каръяуды авылының бу урамы әллә ни озын да Фәнис Әмирханов. түгел – 700 метр чамасы гына. Авыл урамында күтәртеп эшләтелгән юл булмау сәбәпле язгы-көзге юл өзеклеге чорларында биредәге халык зур уңайсызлыклар кичерә: җиңел автомашиналар гына түгел, ә махсус хезмәтләр транспортына да кирәк чакта бирегә үтәргә каршылыклар туып тора. Авылда чирләрдән җәфаланучы өлкәннәр дә, мәктәп яшендәге балалар да шактый, соңгыларына көн саен белем учагына йөреп укырга кирәк. Кыскасы, алдан үткәрелгән җыелышларда авыл халкы әнә шул 700 метр арада ком-таш катламы түшәп, яхшылап күтәртелгән юллы бу-лу теләген иң өстенлекле итеп күрсәтте һәм, махсус проект эшләтеп, биләмә хакимияте агымдагы елда Җирле инициативаларны хуплау программасына керү өчен нигез салды. Иске Яңа ел көнне биредәге халык бу җәһәттән йомгаклау җыелышына килде. Чараны ачып, Яңа Балтач авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Раушания Фәдир кызы Усманова аның көн тәртибе һәм максатлары белән таныштырды, алдагы елларда шушы программа ярдәмендә булдырылган уңайлыкларны атады, быел алга куйган максатны хәл итүгә ирешү өчен авыл халкыннан нәрсәләр таләп ителүен кабатлап аңлатты.

(Язманың тулы  вариантын "Игенче" гәзитендә  укырга була.) 

Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас: