ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
20 гыйнвар 2022, 10:30

Һәр проект халык файдасына башкарыла

Җирле инициативаларны хуплау программасы

Һәр проект халык файдасына башкарыла
Һәр проект халык файдасына башкарыла

Үрнәк авыл Советы авыл биләмәсендә Җирле инициативаларны хуплау программасы буенча эшчәнлек уңышлы дәвам итә, биләмәгә караган авылларны төзекләндерүгә аеруча зур игътибар бирелә. 2016 елдан башлап үткән вакыт дәвамында 5 авылда алты проект тормышка ашырылып, социаль объектлар гамәлгә кертелде, авылларны төзекләндерү буенча күп санлы эшләр башкарылды. Киндеркүл авылында юл төзекләндерелде, электрүткәргеч баганалардагы лампар яңартылды. Бәрдәсле авылында яңа суүткәргеч линиясе сафка кертелде. Аблайда балалар бакчасы ремонтланды. Көсәкәй авылында юл төзекләндерелде, Үрнәк авылында урам утлары балкыды. Җирле инициативаларны хуплау программасының ни дәрәҗәдә мөһим һәм халык өчен әһәмиятле булуы шушы башкарылган эшләрдә аеруча ачык чагыла. Авыл биләмәсендә быел да шушы программада катнашу өчен җитди әзерлек алып барыла. Халык фикерен белү өчен шушы максатта оештыру җыелышы үтте. Әлеге вакытта программа чикләрендә төзекләндерү өчен өч проект тәкъдим ителде. Алар— Үрнәк авылында ял паркын төзү, Аблай мәдәният йортын төзекләндерү һәм биләмә авылларында эшләр башкару өчен “Беларусь” тракторын булдыру. Сайлап алынган проектны башкарып чыгу, тормышка ашыруда иганәче-спонсорларның ярдәме аерым билгеләүгә лаек. Проектларның һәр кайсы авыллар халкы файдасын күзаллап башкарыла. Аларны тормышка ашыруда биләмә авылларында яшәүче якташлар инициатива төркеме әгъзаларының фикерләрен дә тыңлар һәм аларны  хупларлар, дигән ышанычта калабыз.

Автор:Инзира Гыйбашева, Үрнәк авыл биләмәсе хакимиятенең беренче категорияле белгече.
Читайте нас: