

10 февраль Русиянең һөнәри бәйрәмнәр календарендә Дипломатия хезмәткәре көне буларак билгеле. Быел ул егерменче тапкыр билгеләнә. Шушы уңайдан илдә байтак чаралар оештырыла. Коронавирус пандемиясенә бәйле, алар күпчелек очракта онлайн¯форматта үтә. Бу көнгә багышлап Русия Чит илләр эшләре буенча министрлыгы ның тарихидокументаль депар таменты тарихидокументаль күр гәзмә эшләп, үзәк бинаның фойесы на урнаштыра. Ул Русия дипломатиясе тарихына багышлана. Күргәзмәнең барлык документлары белән онлайн форматында интернетресурслар дан караптанышып була. Русиянең Чит илләр эшләре буенча министры Сергей Лавров һөнәри бәйрәм көнендә билгеле совет һәм Русия дәүләт эшлеклесе Евгений Примаков һәйкәленә чәчкәләр салу тантанасында катнаша. Илнең Читилләр эшләре буенча министрыгының рәсми вәкиле Мария Захарова: “10 февраль көнне дипломатия хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы фронтларында һәм тыныч вакытта үз һөнәри вазыйфаларын башкарган да һәлак булган хезмәттәшләребезнең министрлык бинасындагы мемориаль такталарына һәм Ново девичье зиратында җирләнгән совет, Русия дипломатларының соңгы төякләренә чәчкә веноклары салу церемонияләре дә үтәчәк”, – дип хә бәр итә. Билгеле булуынча, безнең туган районыбыз җирлегендә туыпүсеп, махсус югары белем алганнан соң, ил мәнфәгатьләрен аның чикләреннән тыш – төрле дәүләтләрдә яклаган данлыклы якташларыбыз белән данлы рәвештә горурланабыз. Аблай авылында дөньяга килгән Равил Солтан улы Аклаев Уфа нефть институтын һәм Бөтенсоюз тышкы сәүдә университетын тәмамлаганнан соң ул Сүрия, Гыйрак, Иордания илләрендә сәүдә илчелекләрендә җитәкче вазыйфалар башкара. Яңа Балтач авылында туып, Имәнлекулда үскән Руслан Әмир улы Зәйнетдинов Мәскәү халыкара бәйләнешләр институтын һәм Русия Читилләр эшләре министрлыгының Дипломатия академиясен тәмамлый. Аның дипломатик эшчәнлеге 1985 едан башлана. Русия Чит илләр эшләре министрлыгының үзәк аппаратында һәм чит дәүләтләрдә эшли. Русия илчелегенең Венесуэла, Аргентинадагы киңәшчесоветнигы, Латин Америкасы департаменты советнигы, Монголиядә Русия Генераль илчелегенең консулсоветнигы булып эшли. Аблай авылыннан Хәйдәр Вәлиев Мәскәү читтелләр хәрби инситутын тәмамлый. Мисырда практика үтеп, тәҗрибә туплаганнан соң берничә ел дәвамында Гыйракта тәрҗемәче, Йәмәндә хәрби советник булып эш ли. 1982 елда Бакуга кайтканнан соң ул Әзербайҗан дәүләт университетының гарәп теле кафедрасына җитәкчелек итә. Артабан 1991 елга кадәр Кувейтта тәрҗемәче була. Соңгы елларда Татарстан Республикасы Президенты аппаратында хезмәт сала.
Фото https://gazeta-venev.ru/news/ сайтыннан алынды.