ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
11 февраль 2022, 09:12

Гимназия – җиңүче!

Чакмагыш гимназиясе республиканың белем бирү учреждениеләре арасында башкорт телен өйрәнү турында иң яхшы социаль видеороликка конкурс  җиңүчесе булды.

Гимназия – җиңүче!Гимназия – җиңүче!
Гимназия – җиңүче!

Әлеге конкурсның оештыручысы –  Башкортстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы. Жюри хөкеменә гомуми белем бирү һәм мәктәпкәчә тәрбия бирү учреждениеләреннән, коллелджлар һәм югары уку йортларыннан 579 эш тәкъдим ителде. Конкурста  “Instagram”,  “Facebook”  һәм “TikTok” социаль челтәрләрендә #легкийбашкирский, #конкурсвидеороликов хештегы белән   видеороликлар урнаштырырга кирәк иде. Нәтиҗәдә  9 эш иң югары балл җыйды. Чакмагыш  гимназиясенең республиканың танылган шәһәр мәктәпләре арасында җиңүчеләр арасында булуы аеруча сөенечле. 10 февральдә БР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан гимназия Диплом   белән бүләкләнде.

Конкурста җиңүчеләрне котлыйбыз һәм  яңадан-яңа иҗади уңышларга ирешүләрен телибез!  

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас