+22 °С
Яңгыр


Бу әфганчы ир-егетләребезне хөрмәтләү, чит җирләрдә башларын салган якташларыбызны искә алу, аларның якыннарының хәлен белү көне булып тарихка кереп калды. Әфган җирендәге бәрелешләрдә газиз улларын югалтып, күпме аналар канлы күз яшьләре түктеләр. Алар алдында олы хөрмәт белән баш иябез.
Хөрмәтле әфганчылар! Сез, яшь гомерегезне куркыныч астына куеп, ут эченә кердегез. Еллар уза, әмма бу дәһшәтле көннәр әле дә куркыныч төш булып күңелегез түрендә сакланадыр. Яу кырында ятып калган солдат дусларыгыз да онытылмыйдыр. Сезгә сәламәтлек, рух ныклыгы, уңышлар һәм гаилә иминлеге телибез. Барлык уртак максатларыгыз тормышка ашсын, имин дөньяларда тыныч күңел белән яшәргә язсын.