ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
16 февраль 2022, 06:35

Горурланам сезнең белән !

Котлы булсын бәйрәмегез, – Мин каламын изге теләктә. Бүгенгедәй шат йөзегез Шатлык өсти минем йөрәккә. Тормышымда ныклы терәк сез, Минем өчен һәрчак кирәк сез!

Горурланам сезнең белән !Горурланам сезнең белән !
Горурланам сезнең белән !

23 февраль - Ватанны саклаучылар көне. Әлеге бәйрәм илебезнең данлы үткәнен, Кораллы Көчләребезнең тарихта тоткан урынын, буыннар чылбырын чагылдыра. Ир-егетләребезнең көчле рухлы, ныклы ихтыярлы, кыю йөрәкле гаярь затлар булуы илебез чикләренең тыныч, күкләребезнең аяз, таңнарыбызның имин булуына ышанычны арттыра, киләчәккә якты өметләр уята. Шушы бәйрәм уңаеннан үткәрелгән бәйгегә мин әтием белән әниемне парлап жибәрергә булдым, чөнки әнием дә бу бәйрәм котлауларына лаек: ул да 2 ел буе хәрбиләр ашханәсендә эшләгән. Туган илебезне саклап, хәрби бурычын үтәүчеләргә тәмле ризыклар пешереп ашаткан солдат хатыны.

Минем әтием Ришат Шәрифҗан улы Байбаков 1949 елда Киндеркүл авылында Шәрифҗан белән Мәрфуга гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килгән. Яна Ихсан мәктәбендә белем алган. 1970 нче елда Тамьян авылы кызы, әнием Гөлфизә Кыяметдин кызы Шәрәфетдиновага өйләнеп, бергәләшеп 1970-1972 елларда Самара өлкәсенең Тольятти шәһәрендә хезмәт итәләр. Әтием хезмәтен тәмамлагач туган авылым Киндеркүлгә кайтып төпләнәләр. Безгә, 4 кызларына гомер биреп, олы тормыш юлына чыгарып, бүген дә бик матур итеп Киндеркүл авылында гомер кичерәләр.

Әти- әнием белән чиксез горурланам мин! Аларга нинди генә мактау, кадерләү сүзләре әйтсәм дә, аз булыр. Парлы гаиләдә үсүем белән мин чиксез бәхетле. Февраль аенда әниемә 70 яшь, ямьле жәй аенда парлы гомер сукмагыннан баруларына 50 ел тула. Бәйрәмегез белән чын йөрәктән котлыйм сезне, кадерлеләрем!

Тормышыгыз күге февраль ае сыман карлы да, күңелле дә, йолдызлы да булсын. Буранлы көннәрегездә дә, сагышлы төннәрегездә дә күңелегез күтәренке, саулыгыгыз нык, йөрәгегез кайнар булсын.

Күңелегез тыныч, аяз булсын ,

Якты хисләр сезне биләсен.

Өмет белән көтеп яшәгез

Яңа сөенечләр киләсен.

Шушы бәйрәм кебек ямьле булсын

Яшәр елларыгыз агышы.

Дәрт дәрманлы булсын хыялыгызның

Яшәр өчен канат кагышы.

Автор:Раушания Гәрәева, Киндеркүл авылы мәдәният йорты мөдире.
Читайте нас