ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
5 март 2022, 08:25

“23февраль+8март”

Бу бәйрәм алдыннан барлык табигать назга, җылылыкка, мәхәббәткә төренә сыман. Кояш та җылырак иркәли, тирә-як хуш ис, саф һава белән тула, җылы яклардан туган якларын сагынып, кошлар кайта, карлар эреп, кырлар ачыла, сулар һавада да яз исе килә, яңа тормыш башлана. Язга яңа өметләр баглыйсың, яңа тормыш башланып, яхшы үзгәрешләр көтәсең.

“23февраль+8март”“23февраль+8март”
“23февраль+8март”

Назлы бәйрәм алдыннан Чакмагыш беренче урта мәктәбенең өлкән сыйныфларында 23 февральгә һәм 8 мартка багышланган кичәләр узды. Егетләр-кызлар төрле бәйгеләр оештырдылар, җырлы-биюле чыгышлар күрсәттеләр. Чара күңелле дискотека белән тәмамланды.

 

Мәгълүмат һәм фото Чакмагыш беренче урта мәктәбенең Инстаграм платформасыннан алынды.

Автор:Индира Латыйпова әзерләде.
Читайте нас