

Районыбыздагы 13 балалар бакчасыннан сабыйлар Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенә килгән иде. Алдагы көннәрдә буранлап яуган кардан соң каты катлам ятса да, бу бәләкәч малайлар һәм кызларны туктатмады – барлык көчләрен салып ярыштылар. Һәр катнашучының яхшы нәтиҗә күрсәтәсе килде.Чөнки ГТО нормативларын тапшыру аларның физик әзерлекләрен, көчләрен, мөмкинлекләрен тикшереп карау да булды. Балалар төрле вакыт күрсәтеп, дистанцияне уңышлы үтәделәр.
Ярыш нәтиҗәләре буенча беренче урынны бишенче санлы балалар бакчасыннан Данияр Хафизов, 2 урынны Калмашбаш балалар бакчасында тәрбияләнүче Эмир Тимофеев, 3 урынга 1санлы балалар бакчасыннан Әмир Мөҗипов чыкты.
Кызлар арасыннан иң җитезе дип 5 санлы балалалр бакчасы вәкиле Иделия Гәрәева табылды. 2 урынга Имәнлекулдан Ралина Дәүләтшина, 3 урынга Чакмагыш 5 санлы балалар бакчасыннан Ясминә Әминова чыкты.
Чаңгы ярышы балаларның хәтерендә озакка калачак. Алар физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүләрен зур тырышлык белән дәвам итәрләр, дип ышанабыз. Җиңүгә омтылыш күрсәткән җиңүчеләрне һәм призерларны ихлас йөрәктән котлыйбыз.