ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
1 апрель 2022, 06:25

“Салават Юлаев” хоккей клубы командасы осталык серләре белән уртаклашты

Районыбызда хоккей спортына зур әһәмият бирелә. Биредә хоккейны үстерүгә, яшь буынны сәламәт итеп тәрбияләүгә, спортта чыныктыруга зур игътибар бирелүенә шаһит булып, уеннарның яхшы дәрәҗәдә оештырылуыннан яшь хоккейчыларыбызның әти-әниләре дә, райондашларыбыз да канәгать. “Чакмагыш-Арена” өсте ябулы боз шугалагында “Бөтен Башкортстан” проекты   чикләрендә “Салават Юлаев” хоккей клубының тренерлары һәм төп  уенчылары  составы Чакмагыш хоккейчылары  һәм җанатарлары белән очрашып,  осталык дәресләре үткәрде.

“Салават Юлаев” хоккей клубы командасы осталык серләре белән уртаклашты“Салават Юлаев” хоккей клубы командасы осталык серләре белән уртаклашты
“Салават Юлаев” хоккей клубы командасы осталык серләре белән уртаклашты

Очрашу автограф-сессия белән башланып китте. Яшь хоккейчылар һәм җанатарларның һәркайсы  чират торып, данлыклы команда уенчыларыннан  автографлар алып калырга тырышты һәм истәлеккә фотога төштеләр. Команда белән бергә килгән Салават һәм Юлай талисманнары, “Green Heart” һәм “Ice Gils” ярдәмче төркеме кызлары да зур спорт  чарасын тагын да ямьләндереп, аңа бәйрәм төсе өстәде.

 Җанатарлар белән эшләү буенча белгеч Эмиль Нәфыйков белдерүенчә, “Салават Юлаев” командасының республикабыз шәһәрләрендә һәм авылларында аның җанатарлары белән очрашулар оештыруы күркәм традициягә әверелгән. “Барысының да Уфага килеп, команда составын, матчларны карау мөмкинлеге булмаска мөмкин. Шуңа күрә без ел саен Башкортстанның төрле районнарында булып, җанатарларыбыз белән очрашып торырга тырышабыз.  Чакмагышка килүебезгә бик шатбыз. Монда әле без беренче тапкыр гына. Барысы да ошый, чара югары дәрәҗәдә оештырылган. Җанатарларыбыз автографлар алып, истәлеккә фоторәсемнәргә төшеп,   бүгенге очрашудан тулысынча канәгать калыр, дип өметләнәм”, – диде ул.

Хоккейчы Евгений Бирюков та: “Чыннан да, мондый чараларны уздыру, минемчә, бик мөһим. Бу – әһәмиятле вакыйга.  Безнең уртак эшчәнлегебез, тыгыз аралашу һәркем өчен дә файдалы булыр, дип уйлыйм”, – дип үз фикерен белдерде.

  Артабан очрашу боз өстендә дәвам итте. Уфадан килгән кунакларны һәм райондашларны сәламләп, муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев республика җитәкчелегенә һәм “Салават Юлаев” хоккей клубы җитәкчелегенә әлеге спорт төрен һәм, гомумән, спортны  үстерүгә көч салулары, биредәге яшь хоккейчыларыбызга олы хоккей атмосферасын тою мөмкинлеге тудырулары өчен рәхмәт белдерде. “Салават Юлаев”  клубы хоккейчылары белән аралашу һәммәсенең дә  күңеленә хуш килер, безнең хоккейчыларыбыз, һичшиксез, киләчәктә дә район, республика, илебез данын яклар һәм зур җиңүләргә, үрләргә ирешер, дигән теләкләрен җиткерде. “Салават Юлаев”  клубы тренеры Виктор Николаевич Козлов та мондый спорт чараларын оештыручыларга зур рәхмәт белдерде, аларның ата-аналар һәм   балалар  өчен мөһим булуын ассызыклады.

Артабан   башкаланың легендар командасы тренерлары һәм уенчылары үзләренең күпьеллык тәҗрибәсе, хоккейчыларны өйрәтү  алымнары,   шәхси һәм һөнәри осталыклары белән уртаклашты. Осталык дәресе барышында алар  эш алымнары белән таныштырды һәм  хоккей командалары куллана торган төп күнегүләр,  заманча алымнарны күрсәтте.  Төрле күнегүләрдән соң ахырда матчлар уйналды.

Осталык дәресе югары дәрәҗәдә узды. Очрашу шайбалы хоккейны популярлаштыруга, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга, яшьләрне һәвәскәрләр һәм профессиональ хоккейга җәлеп итүгә, шулай ук үсеп килүче буынга тәҗрибә тапшыру максатыннан оештырылды. Балаларның Уфа кунаклары белән шөгыльләнүләрен әти-әниләр, шулай ук бирегә килгән спорт сөюче балалар һәм өлкәннәр дә зур кызыксыну белән күзәтте.

“Миңа 7 яшь. Хоккейны  бик яратам, әлеге спорт төре белән 2 ел шөгыльләнәм. Киләчәктә хоккейчы булырга телим”, – диде районыбызның “Ястребы” командасының иң яхшы уенчыларыннан саналган Артем Солтангәрәев.

Уфа хоккейчылары да  яшь хоккейчыларыбызны тик яхшы яктан гына билгеләп үтте. “Чакмагыш уенчылары тырышып шөгыльләнде, бар күнекмәләрне дә кабатлап, осталык салып башкарды.  Без дә үз белемнәребез, тәҗрибәбез белән уртаклашырга, төпле киңәшләребезне бирергә тырыштык. Биредә җанатарларыбызның да күп булуы сөендерә, алар безгә көч-дәрт биреп, уртак эшчәнлеккә рухландырып торды”,  – диде “Салават Юлаев” хоккей клубы һөҗүмчесе Данил Башкиров.

Әлбәттә, уртак эшчәнлек һәркем өчен дә файдалы булгандыр, дип ышанабыз. Мондый очрашудан соң районыбызда хоккей спортын үз итүчеләр саны тагын артыр, дип ышанып әйтергә була.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас