ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
7 апрель 2022, 08:50

7 апрель – Бөтендөнья сәламәтлек көне

Сәламәтлек – ул кешегә табигать тарафыннан бирелгән иң зур байлык. Бу бәйрәм – үз саулыгың турында кайгыртуга һәм төрле чирләрне искәртүгә багышланган көн.

7 апрель –  Бөтендөнья сәламәтлек көне7 апрель –  Бөтендөнья сәламәтлек көне
7 апрель – Бөтендөнья сәламәтлек көне

 

   Кемнәрдер аны гадәттә табиблар өчен дип кабул итә, ләкин бу һич алай түгел: Бөтендөнья сәламәтлек көне – үз сәламәтлегенә битараф булмаган һәр кешенең шәхси бәйрәме. Аның әһәмиятен бәяләп бетерү мөмкин түгел, чөнки ул безгә иң кадерле, иң кыйммәтле нәрсәбезне – саулыгыбызны саклау кирәклеге турында тагын бер кабат искә төшерә.  Сәламәт яшәү рәвеше – ул даими рәвештә сәламәтлекне саклау һәм ныгыту кагыйдәләрен үтәү, чисталыкны саклау, дөрес туклану, хезмәт һәм ялны аралаштыру, хәрәкәт итү һәм начар гадәтләрнең булмавы. Яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычы белән бәйле санитар-эпидемиологик хәлне исәпкә алып, бүгенге көндә сәламәт яшәү рәвеше алып бару аеруча мөһим.

   Бәйрәмне 1948 елда билгели башлаганнар, 7 апрельдә бәйрәм итә башлауның сере гади – бу көнне Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының уставы дөнья күргән.

Сәламәт булыйк!

Автор:Илсөяр Гайсина әзерләде
Читайте нас