ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
7 апрель 2022, 08:45

Якташларыбыз яңа үрләр яулый

“Сулпылар” – республика  күләмендәге  музыкаль-медиа проект.  Һәр ел саен “Тамыр” телеканалы балалар һәм яшүсмерләр өчен әлеге телевизион конкурсны оештыра.

Якташларыбыз яңа үрләр яулыйЯкташларыбыз яңа үрләр яулый
Якташларыбыз яңа үрләр яулый

 

Безнең районыбызның данын якларга  Балалар сәнгать мәктәбенең вокал укытучысы Р.В. Хәмәтшина сыйныфында укучы кызлар Милена Солтанова, Алия Кашапова һәм Ярина Халикова барды.

            Сайлап алу нәтиҗәләре буенча, Милена Солтанова “Җан дусларым, сулпылар” дип исемләнгән җыры белән беренче турга үтте. Ул 24 март көнне “Тамыр” телеканалында үткән чарада катнашты. Чыгыш ясаганнан соң, жюри әгъзалары Миленага киләчәктә чыгышлар ясаганда кыюрак, тәвәккәлрәк булырга, җырны тоеп җырларга киңәш иттеләр. Яшь конкурсантыбызның чыгышын БСТ һәм “Тамыр” телеканалларында күрә аласыз.     “Кызыбызның бәйгенең беренче турына чыгуын үзе бәләкәй җиңъ, дияр идем мин. Гаиләбез белән аның конкурска әзерлегендә ярдәм итеп, аның җиңүенә ышаныч баглап тордык. Бик горурланабыз”, – диде әнисе Гөлназ. 

Автор:Альбина Әхмәтова, Балалар сәнгать мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары.
Читайте нас