

Кираны Әминәнең әтисе әнисенә Яңа елга бүләк иткән булган. Һәм шул көннән алып, аларның ныклы дуслыгы башлана. Токымына караптыр инде, песи Әминәдән башкаларга якын да килмәгән. Яраттырмаган да хәтта!
“Ничек дуслашканбыздыр, хәтерләмим, мин аның ышанычын яулый алдым. Хәзер ул гел минем аягым очында, эчемә ятып йокларга ярата. Миннән калмый, гел артымнан ияреп йөри. Ул шундый әйбәт, акыллы, тыйнак песи. Минем сөйләгәннәремнең барысын да аңлый кебек. Аның тагын бер кызык гадәте бар: аш бүлмәсенә яңа комплект сатып алгач, искесенең бер утыргычын Кирабыз үзенеке итте. Шуңа күрә әниләр аны кухнябызда калдырды. Ул аны шулкадәр нык яратты, хәтта шунда йоклый да башлады. Ашый башласалар, ул шунда менеп, арткы аякларында кешеләр кебек утыра. Бик яратам песиемне. ” – дип тәмамлаган Әминә.