

Ул дистанцион форматта үтте. Чарада республиканың төрле төбәкләреннән – Уфа, Нефтекама, Дүртөйле, Туймазы, Агыйдел, Благовещен, Камбарка шәһәрләреннән, Ургаза, Югары Яркәй, Иске Балтач, Николо-Березовка авылларыннан 60лап конкурсант катнашты. Анда районыбыз данын Балалар сәнгать мәктәбендә укытучы Эльвир Венер улы Халиков җитәкчелегендә белем алган Раяна Аетбаева яклады. Конкурсантларны хөрмәтле мәдәният эшлеклеләре – Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, З.Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгатҗ институтының вокал сәнгате белгечлеге буенча фән-цикл комиссиясе рәисе Римма Рушан кызы Садыйкова, БР-ның атказанган мәдәният хезмәткәре Людмила Александровна Бибикова, Агыйдел шәһәренең “Идел” шәһәр мәдәният йорты хормейстеры Светлана Михайловна Байдакова, Нефтекама шәһәренең балалар музыка мәктәбе преподавателе Роза Зикаф кызы Хуҗиева булды. Конкурс нәтиҗәләре буенча Раянабыз 3урынны алды. Раянаны яхшы әзерләве, укытуы өчен Эльвир Венер улы Халиков Рәхмәт хат белән билгеләнеп үтелде. Шулай ук, балалар сәнгать мәктәбе директоры Гөлзия Сабир кызы Ситдиковага да яшь буынга музыкаль-эстетик тәрбия бирүдә зур өлеш керткәннәре һәм аларның конкурста канашуына булышлык күрсәткәннәре өчен Рәхмәт хаты тапшырылды. “Безнең сәнгать мәктәбе укучыларының төрле конкурсларда катнашып, җиңү яулаулары сезнең хезмәтегезнең нәтиҗәлелеге күрсәтә. Барлык тырышлыкларыгыз өчен, җиңүчеләр тәрбияләвегез өчен рәхмәт.” – диде балалар сәнгать мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Альбина Фәрит кызы Әхмәтова грамоталар тапшырганда.