ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
13 апрель 2022, 15:15

Башкортстанда яшенле яңгырлар һәм көчле җил турында кисәттеләр

Республикада начар һава торышы көтелә – яшенле яңгырлар вакытында җилнең тизлеге секундына 17 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Башкортстанда яшенле яңгырлар һәм көчле җил турында кисәттеләрБашкортстанда яшенле яңгырлар һәм көчле җил турында кисәттеләр
Башкортстанда яшенле яңгырлар һәм көчле җил турында кисәттеләр

БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, шушы көннәрдә республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, көндез яшен яшьнәп явуы ихтимал. Җил көньяк-көнчыгыштан секундына 5-10 метр, яшен вакытында 17 метрга кадәр җитәчәк.Төнлә һава температурасы +4, +9 градус, төньякта -2, көндез 17-22 градус тәшкил итәчәк. Автомобиль юлларында төнлә һәм иртән урыны белән томан, күз күреме 500-1000 м булачак. Уфада аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә явым - төшемсез, көндез бераз яңгыр явачак. Җил көньяк-көнчыгыштан секундына 5-10 метр тизлектә. Төнлә һава температурасы + 4,+6, көндез 20-22. Мәгълүмат һәм фоторәсем чыганагы: “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы сайты.

Автор:Илсөяр Гайсина әзерләде
Читайте нас