ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
28 апрель 2022, 07:14

“Башкортстан мәктәбе директоры-2022” – Чакмагышта!

Башкортстан Республикасының Мәгарифне үстерү институты агымдагы елның 30 мартыннан 28 апреленә кадәр төбәкнең иң яхшы гомум белем бирү оешмасы директорын билгеләү өчен конкурс оештырды. Бәйгенең максаты – гомум белем бирү оешмаларының иң яхшы җитәкчеләрен, киләчәктә өйрәнелеп, мәгариф өлкәсендә гамәлгә ашырырга тәкъдим ителәчәк яңа практикаларны, заманча белем бирү менеджментының кызыклы идея-тәкъдимнәрен һәм концепцияләрен ачыклау.

“Башкортстан мәктәбе директоры-2022” – Чакмагышта!“Башкортстан мәктәбе директоры-2022” – Чакмагышта!
“Башкортстан мәктәбе директоры-2022” – Чакмагышта!

28 апрельдә “Башкортстан мәктәбе директоры-2022” конкурсына йомгак ясалды. Бу бәйгедә Чакмагыш беренче урта мәктәбе директоры АЛМАЗ РАМИЛ УЛЫ БИКМӨХӘММӘТОВ җиңүче булды.
Алмаз Рамил улын бу мәртәбәле конкурста җиңү яулавы белән ихлас котлыйбыз. Ул лаеклы чыгыш ясап, үзенә хас булган сәләтен, талантын һәм харизмасын бар тулылыгында исбатлады. Һәм шуның нәтиҗәсе буларак мәртәбәле җиңү яулауга иреште. Чакмагыш беренче урта мәктәбе коллективы Сезнең белән ихлас горурлана!

Автор:Вероника Дәүләтова, Чакмагыш беренче урта мктәбе директоры урынбасары.
Читайте нас