ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
28 апрель 2022, 11:20

Тукай яши безнең күңелләрдә

Бүген Чакмагыш үзәк китапханәсендә бөек  шагыйребез Габдулла Тукай тууына 136 ел тулуга багышланган зур, күркәм шигърият кичәсе оештырылды.

Тукай яши безнең күңелләрдәТукай яши безнең күңелләрдә
Тукай яши безнең күңелләрдә

 Чарада хезмәт һәм сәхнә ветераны, Г.Тукайның якташы Габделфәт Нуриев һәм аның якыннары, дус-ишләре, Язучы Мирсәй Гариф белән бергә Аблай авылының тузанлы юллары буйлап шагыйрь эзләреннән материаллар, истәлекләр җыешкан һәм туплашкан районыбызның хөрмәтле матбугат өлкәсе хезмәткәре Рәзифә Гали кызы Сәхапова, “Чакмагыш чаткылары” әдәби-иҗат берләшмәсе вәкилләре, “Идел” халык уен кораллары ансамбле әгъзалары  һәм башка хөрмәтле һәм мөхтәрәм милләттәшләребез катнашты.

Ватан, милләт һәм әдәбиятпәрвәрлек белән сугарылган кичә җыр-моң, шигырь юллары  белән үрелеп барды  һәм татар халкының үлемсез гимнына әверелгән Габдулла Тукаебызның “Туган тел”  җыры белән тәмамланды.

 

Язманың тулы варианты белән “Игенче” гәзитендә танышырга була.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас