ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
25 Май 2022, 10:15

Мәгариф ветеранының олы абруе бар

Тырыш хезмәте, яшь буынны төпле белемле һәм ватанпәрвәрлек рухында тәрбияле итеп үстерүгә зур өлеш керткән мәгариф ветераннары арасында өч дистә елга якын Тозлыкуш урта мәктәбенең педагоглар коллективын җитәкләгән, дүрт дистә ел педагогик стажга ия Русия Федерациясенең халык мәгарифе отличнигы Фәнил Билал улы Хәсәнов та бар.

Мәгариф ветеранының олы абруе барМәгариф ветеранының олы абруе бар
Мәгариф ветеранының олы абруе бар

 Булдыклы авыл эшчәннәре гаиләсендә 1937 елның 29 маенда Иске Калмаш авылында дөньяга килгән ул. Балачагы Бөек Ватан сугышы, үсмер чоры аннан соңгы илебез икьтисадын тергезү елларына туры килгән буын вәкиле буларак, аңа да кече яшьтән үк кул арасына керергә, көче җиткән кадәр колхоз эшләрендә дә ярдәмләшергә туры килгән. Мәктәп елларында тырышлыгы, белем алуга омтылышы көчле булса да, урта мәктәптән соң ук югары белемгә ия булу мөмкинлеге тумый аңа. Хезмәт юлын ул башкалада ФЗӨ мәктәбендә һөнәр үзләштереп, икенче санлы мебель фабрикасында балта остасы буларак башлап җибәрә. Осталыгын камилләштерә төшкәч, район үзәгендәге МТСка һөнәре буенча кайтып урнаша. Бер ел Уфадагы Александр Матросов исемендәге балалар колониясендә хезмәт дәресләре укытканнан соң, бу эшне ул туган авылы мәктәбендә дистә елга якын башкара. Бер үк вакытта 1962-1968 елларда читтән торып Бөре педагогия институтының биология факультетында югары белемгә ия була. Бай тормыш тәҗрибәсенә һәм дистә ел педагогик стажга ия белгечне 1969 елда Тозлыкуш сигезъеллык мәктәбе директоры итеп тәгаенлиләр. Сыйныф бүлмәләре мич ягып җылытылучы, заман таләпләренә җавап бирми торган агачтан салынган мәктәп урынына 1974 елда ике катлы иркен кирпеч бина төзетеп, урта мәктәп статусына ия булганчы яшь җитәкчедән зур осталык һәм күпме йокысыз төннәр, беткесез мәшәкатьләр таләп ителүен күз алдына бастыру да авыр. Ә менә шушы авырлыкларны җиңеп чыгу, талантлы педагоглар коллективы туплап, биредәге укыту- тәрбия бирү процессын үзбиеклегенә җиткерү өчен зур тырышлык таләп ителүе табигый. Ул чактагы район мәгариф бүлеген җитәкләгән Халит ага Хаҗиәхмәтов нәкъ менә Фәнил Билал улы кебек перспективалы, булдыклы җитәкчеләрне үстерә дә инде. Белем һәм тәрбия бирү эшчәнлеген оештыру өстенә мәктәпнең инфраструктурасын үстерү, тирә-якта билгеле мәктәп яны участогы булдыру, зур стадион төзеп сафка кертү һәм анда район күләмендә зур чаралар оештырып үткәрүгә ирешү, укытучылар һәм укучыларга төрле яклап үсешү өчен шартлар тудыру, мәктәп яны интернатын, җәйге лагерьлар эшчәнлеген оештыру, йөзәрләгән укучыларны мәктәпкә йөртеп укыту, зур хуҗалыкны төзек эшләтү кебек бөтен мәшәкатьләргә дә вакытын да, мөмкинлекләрен дә табу өчен күп тырышлык сала Фәнил Билал улы. Аның бер үк вакытта үз фәненнән белем бирүе дә югары әзерлекле дәрәҗәдә үтүен биология фәнен үз иткән укучылары да лаеклы исбатлый. Фәнил Билал улы җитәкләгән коллективта тәҗрибә туплаган бик күп коллегаларының һәм күп санлы укучыларының да үзен һәрвакыт онытмаулары күңелле. Әйткәндәй, районыбызда да, республикада һәм аннан читтә дә Тозлыкуш урта мәктәбен тәмамлаган йөзәрләгән укучылар барлык тармакларда хезмәт уңышлары белән элекке остазларын куандырып торалар. Төп эшеннән тыш Фәнил Билал улы озак еллар буе Тозлыкуш бри- гадасы коммунистлары оешмасы эшчәнлеге өчен җаваплы булды, чирек гасыр дәвамында авыл Сове- ты депутаты буларак сайлаучылар мәнфәгатьләрен аклады, ялкынлы агигатор, пропагандист буларак дан казанды, сайлау компанияләрен җитәкләде, профсоюз эшчәнлегендә иң активлардан саналды. Тырыш хезмәте өчен күкрәген күп санлы “Социалистик ярышта җиңүче”, “Бишъеллык ударнигы” билгеләре, “Хезмәт ветераны” медале бизи, төрле ведомстволарның Мактау һәм Почет грамоталары, Рәхмәт хатлары да байтак җыела. “Чакмагыш районы алдындагы хезмәтләре өчен” билгесен дә лаеклы йөртә мәгариф ветераны. Гаилә тормышында ул бәхетен алтмыш елдан артык тату гомер кичерүче пар канаты Альвера Сабит кызы белән тапты. Җәмәгате тәүдә тәрбияче, артабан чирек гасыр буе элемтә бүлеге җитәкчесе булып, хөрмәт яулады. Аның бүләкләре дә шактый күп җыела. Мәхәббәт җимешләре – балалары да йөзләрен кызартмады. Өлкәннәре Рәзинә гомер буена хәрби комиссариат хезмәткәре булды, әле Краснокама районы Иске Бөртек авыл хакимиятендә эшләр башкару- чы вазыйфасында. Хәләле Фәнил белән ике бала тәрбияләп үстерде- ләр, хәзер үзләре дә картәти белән картәни инде. Миләүшә Иске Калмаш егете Илдар Шәрәфетдинов белән бәхетле гомер кичерә. Дүртөйледә салым инспекциясендә хезмәт сала. Алар да ике бала үстерделәр. Төпчекләре Рөстәм хәләле Чулпан белән Агыйдел шәһәрендә гомер кичерә, шулай ук ике бала тәрбияләп үстерделәр. Хәсәновларның дүртен- че буыны бүген 6 турун тәшкил итә. Шушы көннәрдә Рөстәмнең улының никах туе көтелә, туруннар саны та- гын да арта барыр, дип ышанабыз. Хөрмәтле ил агасы, мәгариф ве- тераны Фәнил Билал улы Хәсәнов 85 яшьлек күркәм юбилеен әнә шулай зур рух күтәренкелеге, тормыштан ямь табып яшәү һәм парлы үтелгән гомер юлының артабан да озын дәвамлы булачагына ныклы ышаныч белән каршы ала. Шулай була гына күрсен иде, дип телибез.

Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас